Тантанага җыелган кунакларны хакимият башлыгы Алексей Пальчинский сәламләде.
— Безнең шәһәр балаларына бәхет елмайды: мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә үз эшләренә гашыйк педагоглар эшли. Октябрьский уку йортлары — республикада лидерлар арасында. Укучылар олимпиадаларда һәм төрле интеллектуаль конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр — дип горурлык хисе белән билгеләп үтте ул.
Сүз уңаеннан, шәһәр мәгариф тармагында барлыгы 637 педагог хезмәт куя. Алар арасында Башкортстанның атказанган укытучылары, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәрләре, республиканың мәгариф отличниклары, ведом-ство бүләкләре белән билгеләнүчеләр шактый. Агымдагы уку елында шәһәрнең мәгариф системасында 63 яшь белгеч хезмәт куя.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев та укытучыларга һәм тармак ветераннарына ихлас рәхмәтен җиткерде.
Бу көнне шәһәрнең мәгариф системасында югары казанышларга ирешкән укытучылар бүләкләнде.
«Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирелде:
‑ Елена Сәфәровага — 3нче гимназия директоры урынбасары;
‑ Зөлфия Сәяховага — 9нчы мәктәп директоры;
- Лариса Сорокинага — 22нче мәктәп директоры урынбасары.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур уңышлары өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Ольга Дергунова — 13нче мәктәп директоры урынбасары;
- Наталья Дьяконова — 20нче мәктәпнең информатика укытучысы;
- Роза Солтангәрәева — 8нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
- Галина Титова — 17нче мәктәпнең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен укытучы‑оештыручысы.
БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән 8нче мәктәптән Ләйсән Нурлыгәрәева, 9нчы мәктәптән Люция Шәрипова, 3нче гимназиядән Альбина Йосыпова, 12нче мәктәптән Ирина Язданова бүләкләнде.
Күпьеллык һәм намуслы хезмәт өчен Октябрьский хакимиятенең Мактау грамотасына 20нче мәктәптән Любовь Алексеева һәм 9нчы мәктәптән Светлана Дәүләткулова лаек булды.
Вазыйфаи бурычларын нәтиҗәле үтәгән һәм хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 13нче мәктәптән Гөлназ Идрисовага, 12нче мәктәптән Альбина Исламовага, 22нче мәктәптән Вәсилә Турчинага хакимиятнең рәхмәте белдерелде.
Бәйрәмдә язмышларын мәгариф өлкәсе белән бәйләгән ветераннарга иң җылы теләкләр яңгырады. Аларга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.