Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь , 15:34

Хезмәт итеп, туган-үскән якларга

Октябрьскийда гражданнарны Русия Кораллы Көчләре сафларына вакытлы хезмәткә көзге чакыру башланды

Хезмәт итеп, туган-үскән якларга
Хезмәт итеп, туган-үскән якларга

Шәһәрдән хәрби хезмәт узу урыннарына 100 якын егет китәчәк.


Хезмәтне алар Русия территориясендәге даими дислокация пунктларында узачак, ә хезмәт тәмамлангач азат ителәләр һәм үз вакытында яшәү урыннарына озатылачаклар, дип хәбәр итте Октябрьский хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин.


Хәрби хезмәткә чакырылучылар укыту берләш­мәләрендә һәм хәрби частьләрдә хәрби техниканы үзләштерәчәкләр, хәрби‑исәп белгечлеге алачаклар, ә аннары алган күнекмәләре ниге­з­­ендә гаскәрләргә җибәреләчәкләр.
Повесткаларны кәгазь төрендә шәхсән расписка белән дә, заказлы хатлар белән дә китерәчәкләр. Һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучыны кием‑салым, несессер, азык‑төлек белән тәэмин итәчәкләр
ДОСААФ автомәктәбендә әзерлек үткән булачак яклау­чылар, кагыйдә буларак, өстенлекләрдән файдалана: аларга хезмәт урынын сайлау хокукы бирелә.

 
— Элек тә, хәзер дә армиядә хезмәт итү егетләрне чыныктыра, аларны ир итә, чын дуслар табарга мөмкинлек бирә. Әлеге вакыт мәңгегә хәтердә калачак, — дип билгеләп үтте Валерий Мөсәгыйть улы.
Хәрби комиссар көзен чакырылырга тиешле гражданнарны, чакыру кәгазен дә көтмичә, хәрби комиссариатка килергә, медицина тикшерүе һәм комиссия узарга киңәш итте.


Шәһәр хәрби хезмәттә булган халкы — махсус хәрби операциядә катнашучы Ватан саклаучылары һәм сроклы хезмәттә булган ир‑егетләре белән горурлана ала. Октябрьский хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев сүзләренә караганда, безнең хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләрен уңай яктан күрсәтәләр, хезмәтне лаеклы үтәләр, моның дәлиле булып хәрби частьләрнең командованиесеннән бик күп рәхмәт хатлары килә.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: