Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь , 15:43

Дошманны җырлап җиңәбез!

«Җиңүгә таба юл» волонтер‑артистлар төркеме ике ел дәвамында махсус операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары бирә.  

Дошманны җырлап җиңәбез!
Дошманны җырлап җиңәбез!

Октябрьскийдан башлаган волонтерлар хәзер исә бөтен Башкортстанда танылу тапты.


Беренче хәйрия концертын артистлар 2022 елда шәһәр мәдәният йортының «Нур» клубында оештырганнар. Ул вакытта мондый чараларның һәр артист тормышында тирән урын табар, дип кем генә уйлады икән?
— Сугышчыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыру идея­сен тормыш үзе тудырды. Мин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус операция сугышчысы Егор Мироновның сыйныф җитәкчесе идем. Укучымның үлеме турында ишеткәч, нәрсә кичергәнемне сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Шул вакытта безнең сугышчыларга нык тыл кирәклеге, һәркем уртак җиңүгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш булуы аңлашылды, — дип сөйли концерт төркеменең инициаторы һәм җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова.


Беренче концерт турында бик тиз уртак фикергә киләләр, тиз арада музыкантлар, җырчылар, биючеләр һәм автор‑башкаручыларны җыялар. Социаль челтәрдәге чатта Гөлнара Римир кызы тәкъдименә изге максаттан илнең теләсә кайсы почмагына килергә әзер 32 кеше җавап биргән.


— «Нур» клубының элеккеге мөдире Раушания Фәезовага мөрәҗәгать иттек. Без таныш артистлар белән яклаучыларыбызга ярдәм итәргә телибез, чыгыш ясарга әзер, дип үз йомышыбызны әйттек. Безнең төп теләк — акчага кагылмау, аны шунда ук сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлык төркемнәренә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, медикаментлар һәм техника сатып алучыларга тапшыру, — дип сөйләде Гөлнара Хәсәнова.


Ул вакытта «Нур» клубында Венер Фәезов җитәкчелегендә октябрьскийлылар маскировка челтәрләре үрәләр. Артистлар алар белән бергә эшли башлыйлар, ә соңыннан хәйрия концертларына Илчембәт волонтерлары да кушыла. Концертта җыелган акчаларны шунда ук волонтерларга тапшыралар. Бу принципны артистлар хәзер дә тота.


— Беренче концерттан соң безне төрле волонтерлык төркемнәре күреп алды. Алгы сызыктан егетләр дә мөрәҗәгать итә, алар нинди техника һәм экипировка кирәклеге турында сөйли. әлеге сорауларны командование белән элемтәдә торучы, махсус хәрби операция зонасына кирәкле бөтен нәрсәне ничек җиткерергә икәнен белгән волонтерларга җибәрәбез, — диде Гөлнара Римир кызы.


Ике ел эчендә артистлар 20гә якын хәйрия концерты уздырган. Чыгышларның күп өлеше Октябрьскийда «Оберег» волонтерлар төркеме һәм госпитальләргә, хәрбиләргә, кораллы низагта катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаиләләренә булыша торган «Берегиня» ярдәм фонды белән берлектә оештырыл­ган. Күптән түгел концерт Уфада узган. Аны «Масксети Щит Уфа» төркеме волонтерлары белән берлектә тормышка ашырганнар. Башкортстанның барлык мәдәни учреждениеләрендә күрсәтелә торган ярдәм концерт төркеме әгъзаларын аеруча сөендерә: Октябрьскийда да, башка шәһәрләрдә дә иҗади волонтерларга махсус операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән чыгыш ясау өчен мәйданчыклар бирелә.


— Кызлар һәм егетләр барысы да яхшы, беркайчан да баш тартмыйлар. Октябрьскийдан гына түгел, Туймазы, Шаран, Баулы, Ютазы, Уфа, Илеш районнарыннан да артистлар җыелды. Кайвакыт бездән артистларның чыгышлар өчен күпме акча алулары турында сорыйлар. Әмма бездә хәйрия концерт­лары, без бушлай чыгыш ясыйбыз. Ватанны саклау­га бердәм фронт белән басмасак, балаларыбызның киләчәге булмаячагын без яхшы аңлыйбыз, — дип ассызыклады Гөлнара Хәсәнова.


Башкортстанның атказанган артисты Алсу Вәлиева волонтерлык иҗат хәрәкәтенә чакыру буенча кушылган.


— Миңа хәйрия концертларында катнашырга тәкъдим иткәч, ике дә уйлап тормадым, шунда ук ризалаштым. Файда бер генә нәрсәдә: мондый концертларда чыгыш ясап, мин җиңүне аз гына булса да якынайту өчен үз өлешемне кертәм. Безгә берләшергә, мөмкин булганча ярдәм итәргә кирәк. Безнең очракта бу хәйрия концертлары. Җырларыбыз, биюләребез белән без кешеләргә шатлык, җиңүгә ышаныч бүләк итәбез. Мондый чаралар безне берләштерә, фронтка ярдәм кирәклеге турында игълан итә, — диде якташыбыз.

 

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: