Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь , 15:45

Ата‑бабалар чакыруы

Октябрьский Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда Русия Гражданнар оборонасы көненә багышланган һәм РФ Кораллы Көчләре хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Ата‑бабалар чакыруы» акциясе узды

Ата‑бабалар чакыруы
Ата‑бабалар чакыруы

Быел өченче тапкыр узган төбәкара фестивальдә Уфа, Дүртөйле, Иглин, Кушнаренко, Әлшәй районнарыннан хәрби‑патриотик клублар һәм берләшмәләр тәрбияләнүчеләре, шулай ук Татарстанның Яр Чаллы командасы катнашты. Фойеда кунакларны « Төньяк бүреләр» хәрби‑тарихи һәм «Яшьармияче» клублары күргәзмәләре каршы алды.


Искәртәбез, 2022 елдан безнең шәһәр, «Яшьармияче» җирле бүлекчәсе, шулай ук Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае инициативасы белән, «Ата‑бабалар чакыруы» хәрби‑патриотик клубларының ачык фестиваль‑конкурсын оештыручы статусына ия. Шуңа күрә Октябрьскийның «Яшьармияче» командасы зачеттан тыш катнашты, чөнки ул чараны оештыручы булып тора.


Акция яшь буында патриотик тәрбия, актив гражданлык позициясе формалаштыру, үсеп килүче балаларның хәрби белемнәрен һәм күнекмәләрен күтәрү, армиядә хезмәт итүне популярлаштыру максатларында үткәрелә.
Фестивальнең рәсми өле­шеннән соң командалар «Утлы чик», «Хәрби‑спорт эстафетасы», «Капитаннар конкурсы», «Викторина», «Аркан тарту» һәм башка биремнәрне үтәделәр. Кызлар һәм малайлар шулай ук махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнаш­тылар һәм ватанны саклаучыларга изге теләкләр әйтеп, хатлар яздылар.


— Без Уфадан килдек. Кадетларым — чик сакчылары. Алар патриотлар, без инде күп җирләрдә катнаштык. «Ата-бабалар чакыруы» фестиваль-конкурсында беренче тапкыр катнашабыз, — дип уртаклашты «Граница» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Лилия Хәсәнова.


Фестиваль-конкурс нәти­җәләре буенча Уфадан «Граница» командасы җиңде. Фестивальнең көмешен Дүртөйледән «Яшь коткаручылар» командасы алды, ә бронзаны Яр Чаллы командасы яулады.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: