Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 октябрь , 09:40

Без күпкә сәләтле!

Кадерле октябрьскийлылар! Сезне чын күңелдән Башкортстан Республикасы көне белән котлыйм!

Без күпкә сәләтле!
Без күпкә сәләтле!

Бу бәйрәм — күпмилләтле төбәгебез халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Ул, яшькә, милләткә, дини һәм сәяси карашларга карамастан, барыбызны да — яраткан республиканы һәм туган Октябрьскийны торгызуга һәм үстерүгә үз күңеленең бер өлешен салган һәркемне берләштерә.


Бүгенге Башкортстан — үзенең тарихи үзенчәлеген, кабатланмас кыяфәтен һәм уникаль матурлыгын саклап калган динамик үсештә булган заманча төбәк. Безнең республика табигать ресурсларына һәм археологик һәйкәлләргә бай, әмма аның төп казанышы һәрвакыт игелекле, талантлы һәм хезмәт сөючән, үз эшенә һәм туган җиренә бирелгән кешеләр булды һәм шулай булып кала да. Аларның һәркайсы үзенең игелекле хезмәте белән аның чәчәк атуына һәм үсешенә көченнән килгәнчә өлеш кертә, һәм безнең төбәк потенциалы зур, аның киләчәге өметле, дип ышаныч белән әйтергә була.


Октябрьский шәһәре бөтен Башкортстан белән бер ритмда яши һәм үсә. Республика белән бергә без соңгы елларда күп эшләр башкардык, әмма тагын да күбрәк эшләргә сәләтле без.
Бу бәйрәм көнендә якташларыма нык сәламәтлек, иҗади илһам, шатлык, бәхет, барлык башлангычларда уңышлар һәм гаилә иминлеге телим!


Алексей ПАЛЬЧИНСКИЙ, хакимият башлыгы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: