Туган як
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 сентябрь , 10:15

Үзебезнекеләр өчен техника һәм татлы нигъмәт

«Оберег» волонтерлык төркеме вәкиле махсус хәрби операция зонасына ике мотоцикл озатса, умартачылар гаиләсе Харитоновлар солдатларга җибәрү өчен 75 килограмм хуш исле бал тапшырган.

Үзебезнекеләр өчен техника һәм татлы нигъмәт
Үзебезнекеләр өчен техника һәм татлы нигъмәт

«Оберег» волонтерлар төркемен оештыручы Константин Вельбой Донецктан кайткан, ул анда хәрбиләргә «Урал» һәм «Днепр» мотоциклларын илткән. Әлеге транспортларны Светлана Винтер һәм Александр Бермишев бүләк иткән.


Мотоцикллар кулланылышта булса да, әле озак хезмәт итәчәк, фронтта исә алар гомумән алыштыргысыз, дип билгеләп үтте битараф булмаган октябрьскийлылар.


Транспортның берсен, шулай ук маскировка челтәрләрен, дронга каршы детектор, медикаментларны Александр Доставалов исемендәге батальонның медицина взводы командиры Айболитка тапшырганнар. Икенче мотоцикл Раевкадан Эрнест өчен каралган. Кыйммәтле йөкне аңа генератор, маскировка челтәрләре һәм күчтәнәчләр белән тулыландырып җибәргәннәр.


Октябрьскийлылар Дунай чакырулы сугышчыга БТР өчен 20 маскировка челтәре, Уфа чакырулы хәрбигә исә рабица челтәре илтеп җиткергәннәр.
— Атакая чакырулы солдат гозерен — автозапчастьләр, диск­лар һәм тәгәрмәчләрне Төрекмән бистәсендә яшәүчеләр һәм аларның «Яхшылык копилкасы» ярдәмендә хәл иттек, — дип сөйли Константин Вельбой. — Донецктагы ике госпитальгә Лиса чакырулы начмед үтенече буенча спорт костюмнары, кием-салым, пледлар, урын-җир әйберләре биреп кайттык.


Сәфәрне «Оберег» төркеменең дусты уфалы Артур Хисмәтул­линның хәйрия ярдәме белән тормышка ашыра алганнар. Гуманитар йөкне Константин белән бергә машина йөртүче Темур Тугузбаев илтеп җиткергән.
— Яклаучыларыбызга посылкалар формалаштыруны дәвам итәбез, алар белән элемтәдә торабыз, аларның ихтыяҗларын беләбез. Гуманитар йөкләр формалаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт. Без җиңү көнен якынайту максатында зур эш башкарабыз. Шунысы сөендерә, арабызда бүген иңгә-иң куеп Ватаныбызны саклаучы хәрбиләргә ярдәм итәргә әзер булган игелекле кешеләр күп, — дип Константин Вельбой тәэсирләре белән уртаклашты.

Умартачылар гаиләсе Татьяна, Владимир һәм Михаил Харитонов­лар «Оберег» төркеменә 75 килограмм бал биргән. Күрше Ютазы районы Малиновка авылы кешеләре былтыр да ярдәм кулы сузган иде — махсус хәрби операция зонасына озатыр өчен алар ярты тонна шифалы нигъмәт бүлеп бирделәр. Алай гына да түгел, агымдагы ел башында да алар берничә тәпән бал тапшырдылар.


Бүген яу кырындагы хәрбиләргә һәрнәрсә кадерле — җылы сүз, ягымлы караш, эчкерсез рәхмәт... Ә инде Харитоновлар гаиләсе кебек киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган юмарт кешеләр булганда, һичшиксез, җиңү әләме безнең кулларда булачак! Гомуми эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шәһәр хәйрия фондының махсус счеты реквизитларын искә төшерәбез.

Реквизитлар
Благотворительный фонд поддержки социального развития городского округа город Октябрьский Республики Башкортостан
ИНН 0265990272
КПП 026501001
Филиал ПАО «БАНК УРАЛСИБ» в г. Уфа
Расчетный счет 40703810800060000131
БИК 048073770
ОГРН 1130200002162
В мобильном банке — можно перевести средства по qr коду.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: