Гадәттә, мондый кампания ун көн дәвам итә иде. Ә бу юлы ул 20 көн — 24 октябрьгә кадәр барачак. Димәк, соңга калдым дип һич борчылырга кирәкми, тик шулай да күңелгә салып куйган эшне иртәгәгә калдырмыйча, бүген эшләп куйсаң, гел яхшы.
Шәһәр тормышы, вакыйгалар, кызыклы язмышлар, әдәби сәхифәләр, шигърият – болар барысы да «Туган як» битләрендә. Һәр язма-мәкалә аша халкыбыз күңеленә милли җәүһәрләребез — туган телебез, милли гореф-гадәтләрәбез, мәдәниятебез, сәнгатебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт орлыклары салу — безнең төп бурычыбыз һәм максатыбыз. Әмма безгә тугры булган әбунәчеләребездән башка безнең бер генә сәхифәбез дә тулы кыйммәтле булмас иде.
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2025 ел өчен агымдагы елның 4 октябреннән 24 октябренә кадәр «Туган як» гәзитенә 10 процент ташламалы хактан язылырга мөмкин: бер айга – 125 сум, 6 айга – 750 сум, 12 айга – 1296 сум. Чагыштыру өчен ташламасыз бәяләр: ярты елга – 826 сум, бер елга – 1440 сум.
Әбунәне редакциядә (Чапаев урамы, 18 адресы буенча) яки 6-03-28, 8-927-924-20-29 телефоннары аша шалтыратып, өйдә рәсмиләштерергә мөмкин.
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!