Туган як
+11 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 сентябрь , 10:20

Үлемсез батырлык

Октябрьский халкы махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Андрей Сафоновны соңгы юлга озатты

Үлемсез батырлык
Үлемсез батырлык

Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, танышлары, хакимият вәкилләре җыелды.


Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары корпусы һәм шәхсән үз исеменнән БР Дәүләт Җыелышы депутаты Раил Фәхретдинов һәлак булган якташыбызның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты:
— Без сугышчы-профессионалны, Ватанның чын улын югалттык. Андрей туган илебезне баш күтәргән нацизмнан, кулына корал алып, батырларча яклады. Әмма, кызганычка, җир йөзендә явызлыкның тамырын корытуга корбаннарсыз гына ирешеп булмый. Андрей Николаевич ахыргача хәрби антына тугры калды һәм, без сезнең белән тыныч яши алсын өчен, үз гомерен бирде. Бүген бөтен Башкортстан кайгыра. Сугышчы турындагы якты истәлек мәңге яшәсен өчен без барысын да эшләячәкбез.


Хакимият башлыгы урынбасары Михаил Черкашнев Андрей Сафоновның кораллы низагтан читтә кала алмавын һәм үз теләге белән алгы сызыкка китүен ассызыклады:
— Андрей Николаевич лаеклы гомер юлы узды, чын патриот булды, аны башкалардан югары дәрәҗәдәге җаваплылыгы, гаделлеккә чын күңелдән ышануы аерып торды. Ул безнең барыбыз өчен дә зур батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып калачак.


Михаил Алексеевич шәһәр сугышчының гаиләсе турында кайгыртачак, дип билгеләп үтте.


Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин да махсус операция уздыру зонасында башын салган хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә теләктәшлек белдерде:
— Русия Кораллы Көчләре хезмәткәрләре, фашизмны һәм милләтчелекне юк итү бурычын үтәп, рус дөньясын үз гомерләре бәрабәренә саклый. Егетләр авыр армия эшен башкара, һәм без аларга баш очындагы тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерәбез. Геройларның батырлыгы үлемсез һәм ул безнең йөрәкләрдә калачак.


Валерий Мөсәгыйть улы Андрей Сафоновның хатынына мәңгелек саклауга дәүләт символы — Русия флагын һәм һәлак булган иренең армия баш киемен тапшырды.
Андрей Сафонов 1970 елның 11 августында Коми Республикасының Инта районы Абезь бистәсендә туа. 1989 елда Октябрьский нефть техникумын «техник‑геофизик» белгечлеге буенча тәмамлый. 1989-1991 елларда Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.


2023 елның 18 маенда Андрей Николаевич Оборона министрлыгы белән контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына хезмәткә китә. Контракт вакыты чыкса да, ул аны яңадан озайта: сугышчан иптәшләреннән читтә һәм еракта кала алмый.


Андрей Сафонов сугыш кырында батырларча һәлак була. Аның хатыны һәм өч баласы калды.
Шәһәр халкы бер минут тынлык белән Андрей Николаевичны һәм илебезнең киләчәге өчен башларын салган барлык Ватан сугышчыларын искә алды.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: