Октябрьскийда ягу сезоны быел 23 сентябрьдә башланды.
«Теплоэнерго» җәмгыяте — җылылык белән тәэмин итү оешмасына, беренче чиратта, социаль объектларны җылылык бирүне тәэмин итү бурычы йөкләнгән.
«Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте (Туймазы шәһәрендәге филиалы), Октябрьский электрлар челтәре, «Октябрьсккоммунводоканал» — ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга котельныйларны һәм шәһәр тормышын тәэмин итү объектларын өзлексез газ, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү йөкләнде.
Предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә объектларны 2024‑2025 елгы ягу чорына әзерлеген тикшерү актларын рәсмиләштереп, җылылык кабул итүгә әзерләргә киңәш ителде.
Идарәче оешмалар җитәкчеләренә, торак милекчеләре ширкәтләренә биш тәүлек рәттән тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градустан түбән булганда, җылылык системасына тоташтыруны һәм торак йортларга җылылык бирүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде.