Яшьләргә – яшел юл!
Уку йортының «Беренчеләр хәрәкәте» студентлар советы һәм беренчел бүлеге рәисе, уку алдынгысы Яна Тамразян быел «күп фатирлы йортлар белән идарә итү, эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү» белгечлеге буенча диплом алачак.
Активистка төрле форумнарга һәм слетларга йөри. Хәзер ике төбәк конкурсында: «Ел студенты» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» лидеры» бәйгесенең «Иҗат ит һәм илһамлан» номинациясендә катнашу белән мәшгуль. Өстәвенә, «Беренчеләр хәрәкәте»ннән «Беренчеләр командасы» төзегән һәм аны төбәк этабында узачак конкурска әзерли. Бу һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөтенрусия ярышы. Яшьләр практик биремнәрне үтәгәндә эмоциональ интеллект, креативлык, аралашучанлык, командада эшләү, халык алдында чыгыш ясау кебек юнәлешләрдә үз күнекмәләр күрсәтергә тиеш.
Моннан тыш, Яна кызларны һәм егетләрне актив иҗат тормышка да җәлеп итә: көллияттә хореография түгәрәге ачкан һәм аның белән җитәкчелек итә. Узган ел анда 13 кеше шөгыльләнгән булса, быел алар саны 22гә җиткән, тагын теләүчеләр бар.
Икенче бер стипендиат — Рәмзилә Мотыйгуллина — үз төркемендә бердәнбер уку алдынгысы.
— Миңа көллиятебез ошый: яхшы укытучылар, яшьләр үзара дус. Кызыл дипломга өмет итәм, — диде кыз.
Рәмзиләнең әтисен 2022 елда мобилизацияләгәннәр, ул махсус операция зонасында хезмәт итә һәм, әлбәттә, кызы белән бик горурлана. Чөнки Рәмзилә дәресләрдә генә уңышлар күрсәтми. Ул тугыз ел спорт мәктәбенең акробатика секциясендә шөгыльләнә, спорт мастерына кандидат. Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, фортепианода уйный. Рәмзилә — булачак газ хуҗалыгы хезмәткәре.
— Көллиятне тәмамлагач, белгечлегем буенча Октябрьскийда эшлисем килә. Я оператор булам, я газ җиһазларын тикшерәчәкмен, — диде кыз.
Рәмзилә сүзләре буенча, ул иртәгәге көнгә ышаныч бирә торган белгечлек сайлаган.
Оксана Забигуллина Октябрьский коммуналь-төзелеш көллияте директоры урынбасары:
Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:
Резеда НУРТДИНОВА