Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрен һәм Татарстан Республикасының Ютазы районы территориясен тоташтыручы Ык елгасы аша күпер урнашкан.
БР Хөкүмәтенең 2021 елның 23 августыннан 763‑р санлы күрсәтмәсе нигезендә әлеге күпер оператив идарә хокукында Башкортстан Республикасының «Юл хуҗалыгы идарәсе» дәүләт казна учреждениесенә беркетелгән.
Корылмада үткәрелгән тикшерү капиталь ремонт кысаларында эшләрне оештыру кирәклеген күрсәтте һәм, аның җимерелүенә, гражданнарның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүгә юл куймау максатыннан, вәкаләтле орган аны ябу турында карарга килде.
Тискәре нәтиҗәләрне кисәтү максатыннан, шәһәр прокуратурасы тарафыннан Юл хуҗалыгы идарәсенең вазыйфаи затына 2022 елның сентябрендә закон бозуга юл куймау турында кисәтү игълан ителде, учреждениенең күперне реконструкцияләү өлешендә гамәл кылмавы аркасында Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе адресына закон бозуларны бетерү турында язма гариза җиткерелде.
Хокук бозулар бетерелмәү сәбәпле, шәһәр прокуратурасы Уфа шәһәренең Киров район судына 2024 елның 14 июнендә дәгъва гаризасы бирде, ул өлешчә канәгатьләндерелде, суд Юл хуҗалыгы идарәсен Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан акчалар күчкән көннән алып 12 айдан да соңга калмыйча күперне реконструкцияләүне башкаруны йөкләде.
Моннан тыш, прокурор йогынтысы актларын карау кысаларында 980 млн сум күләмендә реконструкцияне финанслауның чыганагы билгеләнде, контракт төзү максатларында сатып алу оештырылды.
Альберт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы