Чарада шәһәрнең сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Мәсгут Галләмов чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы, Шакирҗан Гатиатуллинның сугышта да, хезмәттә дә каһарман булуы, хезмәт сөючәнлеге һәм тыйнаклыгы белән аерылып торуы турында сөйләде. Мәсгут Мостафа улы яшь буынны сугышчының лаеклы оныклары булырга чакырды. Ул искәрткәнчә, бүген балаларның әтиләре, абыйлары Бөек Ватан сугышы геройлары эшен дәвам итәләр һәм нацистларга каршы көрәшәләр.
Митингта кунак булып Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинның улы Мәүлемҗан Гатиатуллин да чакырылган иде. Ул гимназия коллективына, әтисенең истәлеген хөрмәтләгән өчен, батыр сугышчының гаиләсе, балалары, оныклары һәм оныкчыклары исеменнән тирән рәхмәтен белдерде.
11нче гимназия директоры Рөстәм Нәфыйков искә төшергәнчә, 2020 елда гимназиягә аны тәмамлаган Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исеме бирелгән. Уку йорты бу ышанычны аклый: анда тәрбияләнүчеләр олимпиадаларда, ярышларда, конкурсларда лаеклы чыгыш ясыйлар. Укучыларның туганнары һәм якыннары махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтиләр һәм һичшиксез җиңү яулап, туган нигезләренә әйләнеп кайтачаклар.
Мактаулы каравыл гимназия ишегалдындагы Герой бюстына чәчәкләр салды. Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.
Резеда КӘРИМОВА