-4 °С
Болытлы
Хакимиятнең торак‑коммуналь һәм төзекләндерү бүлегенең беренчел мәгълүматлары буенча, шәһәрдә туя, каштан, пихта, имән, зәңгәр чыршы һәм җиләк‑җимеш агачлары утыртылачак. «Экология» милли проектына ярашлы акция берничә участокта узачак. Традиция буенча аңа предприятие һәм оешма коллективлары, микрорайоннарда яшәүчеләр кушылачак.
«Яшел Башкортстан» кысаларында республика халкы көзен 8 меңнән артык зур агач һәм 43 мең куак утыртачак. Якынча 34 000 кеше катнашыр, дип көтелә. Башкортстанның бөтен территориясендә 52 тематик аллея булдырылачак. Бердәм утырту 28 сентябрьгә планлаштырылган.