Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 сентябрь 2024, 16:38

Этләр бәйрәме

Йортсыз хайваннар өчен муниципаль приют биш еллык юбилеен билгеләп үтте

Этләр бәйрәме
Этләр бәйрәме

«Нефтьчы» паркы якшәмбе көнне этләр белән тулды, күпләр бизәкле муенчакларда иде — ни дисәң дә бәйрәм бит. Беляш аеруча матурлыгы белән аерылып торды.
Һәр эткә волонтер бер­кетелгән, ул хайван турында барысын да сөйли алды. Нәниләр — көчекләр һәм песи балалары аерым тотылды. Дүрт аяклы олылар да, кечкенәләр дә бәйрәм кунакларында кызыксыну уятты: алар янына килделәр, сыйпадылар, сөйләштеләр, фотога төштеләр.


Бәйрәмне хакимият башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков ачты. Ул приютны беренче юбилее белән котлады һәм дүрт аяклы дуслары өчен җан атучыларның тырышлыгын билгеләп үтте. Бу битараф булмаган кешеләр акцияләр үткәрә, өмәләр оештыра. Приют шәһәрнең иминлегенә һәм чисталыгына үз өлешен кертә.
«Төзекләндерү» оешмасы директоры Руслан Камалетдинов волонтерларга рәхмәт белдерде, алардан башка, алар башкарган хезмәттән башка җиңел булмас иде, һәм ул шәһәр халкын приютның ирекле ярдәмчеләре сафына керергә өндәде.


Приют җитәкчесе Дилә Карбаева хәбәр иткәнчә, приютка ярдәм атна саен килә.
— Безнең шәһәр иң яхшысы, анда яшәүчеләр һәрчак һәм һәркайда ярдәм итәргә әзер, — диде ул.
«Октдом» фонды җитәкчесе Татьяна Селиверстова юбилейга килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Ул шәһәр хакимиятенең биш ел элек приют өчен урын бүлеп бирүе һәм хуҗалык чыгымнарын күтәрүе турында сөйләде. Ярдәмне Октябрьский предприятиеләре һәм шәһәр кешеләре күрсәтә. Приютның ышанычлы тылы бар.
— Безнең этләр гаиләдә үзләрен бәхетле тоя. Дус кирәк икән, приютка килегез, — дип тәкъдим итте Татьяна Евгеньевна. — Волонтерлар нәкъ менә сезгә туры килә торганын сайларлар.
«Игуана» клиникасының ветеринария табибы Эльмира Бухкало хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында сөйләде:
— Үзегезнең хайваннарыгызны саклагыз, яратыгыз, ә без, мал табиблары, сезгә ярдәм итәрбез.


Чарада «Яхшылык бүләк ит» хәйрия фондының исән калу беләзеген ясау буенча мастер‑класс оештырылды.
Концерт номерлары яңгырады. Балалар өчен дискотека һәм уеннар көннең күңелле күренеше булды.
Бәйрәмнең төп геройлары, әлбәттә, этләр иде. Вакыт-вакыт алар шатлыклы өрүләре белән парк­ны биләп алдыдар.
«Минем хайван — минем иң яхшы дустым!» фотосушкада хуҗаларга һәм мәхәббәткә мохтаҗ хайваннарның фотолары эленгән иде, бирегә үзеңнең дүрт аяклы дустыңның да фотосын урнаштырырга мөмкин булды.


Шәһәр халкы бу көнне приютта яшәүчеләр өчен актив рәвештә ризык җыйды. Әледән-әле күңелгә ятышлы сорау яңгырады:
— Ә азыкны монда калдырыргамы?
Паркта балаларны этләр­дән аерып булмады. Аларның күбесе шунда ук үзе белән көчек яки песи баласын алырга әзер иде, әмма ата-аналарыннан башка аларга хайваннарны бирмиләр.
Приют волонтеры сүз­ләренә караганда, өлкән этләрне, кызганычка, еш алмыйлар, көчекләрне өстен күрәләр. Ләкин кайчак, дүрт аяклыга озак карап торганнан соң, аны үзләренә алырга булалар.
Надежда Кузнецова бәй­рәмгә балалары белән килгән һәм этләр өчен күчтәнәч тә алып килгән.


— Атна саен приютларның берсенә барырга тырышабыз, — дип сөйләде ул. — Барлык сукбайларны үземә алырга әзермен, әмма бездә инде өч мәче яши. Элек «Золотой рог» артында урнашкан ПВС өчен үзем әзерли идем, ә хәзер ризык, финанс һәм мәгълүмати яктан ярдәм итәм.
Әлфия Уразаеваның кызы Радмила Мөхәммәтшина — волонтер.
— Ярый әле хайваннар өчен борчылучы кешеләр бар — диде шәһәрдәш. — Бүгенге кебек бәйрәмнәр бик кирәк. Кешеләр этләрне күрсеннәр, алар белән аралашсыннар. Минем өйдә Юта яши, мин аны көчек чагында приюттан алдым.

P. S. Чара шәһәр хакимияте, муниципаль приют волонтерлары һәм «Октдом» хәйрия фондының уртак тырышлыгы белән оештырылды. Бәйрәмдә җыелган акчалар йортсыз хайваннарга — азык һәм дарулар алырга тотылачак.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: