Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский депутатларның гражданлык җаваплылыгының югары дәрәҗәсен, аларның һәркайсының Октябрьский үсешенә өлеш кертергә омтылуын билгеләп үтте һәм яңа составка бишенче чакырылыш депутатларының оешканлыгын һәм җаваплылыгын үрнәк итеп алырга киңәш итте. Алексей Евгеньевич актив депутатларга җирле хакимиятнең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев Октябрьскийда депутатларга карата сайлаучылардан бер генә шикаять дә булмавын әйтте. Ул БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачев исеменнән шәһәр Советы рәисе Айдар Имангуловка һәм аның урынбасары Юрий Корольковка «Башкортстан Республикасы законнарын үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» Мактау билгеләре тапшырды.
Сүз алган Айдар Имангулов бишенче чакырылыш депутатларының эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде.
Узган дүрт елда 55 утырыш уздырылган, шәһәр тормышының төрле өлкәләрен җайга сала торган норматив хокукый актларны раслау яки үзгәртү буенча 571 карар кабул ителгән, бюджет белән идарә итү өлкәсендә эш алып барылган.
Нормалар иҗат итүдән тыш, депутатлар сайлаучылар белән дә, үзләренең сәяси партияләре фракцияләрендә дә актив эшләгәннәр, шәһәр чараларында, акцияләрдә катнашканнар, территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары һәм шәһәр хакимияте белән хезмәттәшлек иткәннәр.
Айдар Имангулов депутатларга компетентлылыклары, җаваплылыклары, актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм аеруча уңышка ирешүчеләрне шәһәр Советының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Надежда КАЗАКОВА