+9 °С
Болытлы
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, әлеге бәйрәм елына ике тапкыр - апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында уза.
Безнең республикада 160тан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Аларның һәрберсенең үз тарихы, гореф-гадәтләре, милли киемнәре бар. Милли кием көне - тарихыбызга, мәдәниятебезгә хөрмәт күрсәтү, яшь буынга традицияләребезнең бик бай һәм төрле булуын искә төшерү мөмкинлеге ул.
Милли костюм - ул гади костюм гына түгел, ә озак тарихи юл нәтиҗәсе һәи мәдәниятнең, халык тарихының үзенчәлеген чагылдырган күп гасырлык һәйкәл.