Төзелешне подрядчы «СтройГарант777» һәм субподрядчы «Конкрит» җәмгыятьләре башкара, һәм алар объектны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга вәгъдә итә.
Искәртәбез, шәһәрдә яңа торак комплекс федераль субсидияләр җәлеп итеп «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Стимул» федераль программасы буенча төзелә, шуңа күрә барлык объектларны төзүгә шәһәр хакимияте һәм республика Хөкүмәте тарафыннан аерым игътибар бирелә.
Бүгенге көндә микрорайонда актив төзелеш бара, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары салынып, беренче күпкатлы йортка инде кешеләр күчеп килә, моннан тыш тагын берничә йорт төзелә.
— Транспорт йөрү мөмкинлеген тәэмин итү торак комплекслар төзегәндә иң мөһим критерийларның берсе булып тора. Хәзерге вакытта 33нче микрорайонда салына торган юл участогында 40ка якын белгеч һәм юл түшәүчеләр, кәтүкләр, бульдозерлар, экскаваторлар, йөк төягечләр, грейдерлар — барлыгы 20 берәмлек техника эшли. Торак комплекс территориясендә дүрт урам бар. Алар — Шашин, Парк, Өченче һәм Дүртенче урамнар. Шашин урамында бордюр ташлары тулысынча куелган, җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннары һәм велосипед юллары, автобус тукталышлары ясалган. Парк урамы буенда шулай ук тротуар һәм велосипед юллары төзекләндерелгән, эшчеләр юлларга җир өслеге, гравий, вак таш түшәгәннәр. Киләсе этап — барлык урамнарга асфальт салу. Бу эшләр тәмамлангач, юл билгеләрен куячаклар, яктырткычларны тоташтырачаклар, — дип хәбәр итте Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.