Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 сентябрь , 16:10

Сугыш геройларының даны тынмаячак

Октябрьскийда Мөҗәһит Хәйретдинов истәлегенә багышланган митинг узды

Сугыш геройларының даны тынмаячак
Сугыш геройларының даны тынмаячак

«Нур» клубы янында узган чараны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачты. Ул хәтта әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшкән, лагерьда яшерен оешманы җитәкләгән, үз шигырьләрендә Ватанны яратырга васыять итеп калдырган патриот‑шагыйрьне горурлык хисе белән искә алды. Быел каһарман үлеменә 80 ел тулды.
Герой‑якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 2001 елда, аның тууына 100 ел тулу уңаеннан, шәһәр хакимия­те Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурс оештырды. Быел анда тугыз иҗат эше катнашты.

Конкурста Гран‑при һәм лауреат исеме Петр Лаптевка бирелде. Ул «Яшь гвардия» номинациясендә Хәрби һәм хезмәт даны стендлары эскизларын булдыруы белән аерылып торды.
— Мөҗәһит Хәйретдиновны искә алып, без Бөек Ватан сугышының барлык геройларын хөрмәтлибез, — диде сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе полковник Мәсгут Галләмов.
Мөҗәһит Хәйретдиновның туганнары һәм Төрекмән микрорайоны ветераннары исеменнән Фәнүзә Таймасова чыгыш тотты. Ул җирле хакимияткә герой истәлеген мәңгеләштергән өчен рәхмәт белдерде.

«Нур» клубы, Хәйрет­диновның туганнары, Төрек­мән халкы хатирәләрне сак­лап яшәгәннәре һәм тарихка булган хисләре өчен рәхмәтнең олысына лаек.
Митингта бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата‑аналарына да җылы сүзләр яңгырады.
— Батырлыклары, дөрес балалар тәрбияләгән өчен рәхмәт аларга, — диде Фәнүзә Таймасова.
Герой‑шагыйрь һәм сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган ил солдатлары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Ахырда Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурс йомгаклары
I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Безнең заман геройлары» номинациясендә «Рәисә» хикәясе өчен Сания Шәрипова бүләкләнде.
II дәрәҗә лауреат дипломнары белән «Ул көннәрнең даны тынмая­чак» номинациясендә билгеләнделәр: «Кто такой охот. корреспондент…», «Защита малых рек», «Зоосимволы Башкирии» видеолары өчен Геннадий Агапитов; «Безнең заман геройлары» номинациясендә «Батырлыгың үлемсез» хикәясе өчен Сәлия Гарифуллина; «Балачактан хат» хикәясе өчен Рәисә Галимова.
III дәрәҗә лауреат дипломнары белән «Без­нең заман геройлары» номинациясендә «Безнең заман геройлары» исемле очерк өчен Заһит Морсиев; «Җиңүгә юл» патриотик шигырьләр җыентыгы өчен Таһир Хәбиров; «Суровый быт» китабы өчен Александр Зимин; «Ул көннәрнең даны тынмаячак» номинациясендә «Мин сугышчыларга истәлекле урынны күрсәтермен...» видеоролигы өчен Рөстәм Гомәров.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: