Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 сентябрь , 14:57

Павел Нагибин — Русия вице‑чемпионы

Тольяттида 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында махсус юлда узышу буенча Русия шәхси беренчелеге узды.

Павел Нагибин — Русия вице‑чемпионы
Павел Нагибин — Русия вице‑чемпионы

Октябрьскийдан Павел Нагибин, 2024 елгы чемпионны ачыклаган хәлиткеч ярыштан тыш, барлык узышларда да ышанычлы лидер булды.
Чараның йомгаклау өлешендә Павелны Тольяттиның «Мега‑Лада» спорт клубыннан Арсений Зубков узып китте. Призерлар өчлеген тагын бер Тольятти спортчысы Семен Грехов йомгаклады.
Бу беренчелек Павел Нагибин өчен юниорлар разрядында соңгысы булды, яңа сезонда ул өлкәннәр спидвеенда чыгыш ясаячак.
Нагибин — Русиянең күренекле һәм өметле яшь спидвеичыларының берсе. Аның копилкасында — 19 яшькә кадәрге спортчылар беренчелегендә алтын, 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ике алтын һәм бер көмеш медаль. 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр беренчелегендә медальләр саны буенча ул Денис Гыйззәтуллин һәм Ренат Гафуров белән беррәттән бара.
Сүз уңаеннан, Тольяттида юниорлар беренчелегендә Павелның клубташлары Рөстәм Мөхтәров лаеклы көрәш күрсәтте, аның исәбендә 9 очко, Айдар Фәрукшин — алты, Кирилл Буркин биш очко яулады.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: