Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 сентябрь 2024, 14:29

Милли колорит белән сайлау участогына

Иҗади гаилә Антанайтис үзләренең гражданлык бурычларын үтәү һәм республиканың булачак башлыгын сайлау өчен милли киемнәр киеп килделәр.

Милли колорит белән сайлау участогына
Милли колорит белән сайлау участогына

— Без кече Ватаныбызны — Башкортстанны бик яратабыз, мәдәниятебез һәм традицияләребезне хөрмәт итәбез. Төбәк башлыгын сайлауда катнашуга башкорт милли колориты белән иҗади якын килдек, иң беренче чиратта үзебезгә бәйрәм кәефе тудырдык. Барыбыз бергә килүебез дә бик яхшы, чөнки 2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, — диде канәгатьлек хисе белән Антанайтис гаиләсе әгъзалары.

«Халыклар дуслыгы» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Регина Евсеева Башкортстан Башлыгы сайлауларында катнашты. Ул әлеге сәяси вакыйгага гаиләсе белән килде.

— Гаиләбезнең һәм Ватаныбызның киләчәге шушы адымга бәйле. Мин үземнең конституцион бурычымны үтәдем! Бүген без барыбыз бергә Башкортстан тарихын язабыз. Киләчәк безнең кулларда! Икътисад, мәдәният һәм мәгариф чәчәк аткан киләчәкне бергәләп булдырачакбыз. Республикабызны тагын да матуррак, баерак һәм көчлерәк итәрбез! — дип зур ышаныч белән белдерде Регина Евсеева.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: