-4 °С
Болытлы
Артур Марат улына 18 яшь тулды. Аны гаиләсе һәм иң якын кешеләре генә котлап калмады, Московка бистәсендә урнашкан тавыш бирү участогына беренче тапкыр тулы хокуклы гражданин булып килгән Артурны сайлау комиссиясе әгъзалары да тәбрик итте.
— Бар да яхшы. Сайлау участогында эш яхшы куелган. Мине якты йөз белән каршы алдылар. Хәтта истәлекле бүләк тә бирделәр, — дип хәбәр итте шәһәрдәшебез.
Артур Зарипов — нефть көллиятенең өченче курс студенты. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм җирле властькә депутатлар сайлауга аңлы рәвештә барган. Аның сүзләре буенча, барлык кандидатларны да өйрәнеп чыккан, һәм иң лаеклыларына үз тавышын биргән.