-4 °С
Болытлы
Кулына «Рәхмәт» акциясенә кушылырга чакыручы билетлар тоткан егетнең исеме Айнур Асадуллин булып чыкты.
25 яшьлек шәһәрдәшебез икенче тапкыр сайлауларда катнаша.
— Үз гражданлык позициямне намус белән үтәдем. Сайлауларга аңлы рәвештә, кем өчен һәм ни өчен тавыш бирергә кирәклеген алдан ук уйлап килдем. Иң мөһиме, республикабыз киләчәктә дә үссен, алга барсын һәм күкләребез тыныч булсын! — диде Айнур.