-4 °С
Болытлы
Депутат чакырулы хәрби хезмәткәр тернәкләнү чорында өйдә тора. Контрактчы бөтен буш вакытын гаиләсенә һәм «Геройлар вакыты» катнашучылары өчен үсеш программасы буенча укуга багышлый. Махсус операция тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр үзен дәүләт хезмәтендә күрә.
Сайлау участогына сугышчы хатыны Радмила һәм кечкенә кызы белән килде.
— Минем өчен сайлаулар — республикабызның, шәһәребезнең киләчәктә ничек һәм кем белән үсәчәген билгеләүче җаваплы момент ул. Без киләчәкне — Республика Башлыгын, шәһәр Советы депутатларын сайлыйбыз. Гаиләбезгә сайлау программасы мөһим, ул гаиләләргә ярдәм итүгә, демографияне күтәрүгә юнәлдерелгән. Бу вакыйганың бөтен Башкортстан, бөтен Октябрьский өчен әһәмиятен аңлап, тавыш бирәбез, — диде Депутат.