Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 сентябрь 2024, 12:12

Балаларның киләчәген кайгыртабыз

Московка бистәсендә яшәүчеләр сайлау участокларына гаиләләр белән килүне дәвам итәләр.

Балаларның киләчәген кайгыртабыз
Балаларның киләчәген кайгыртабыз

Газизовлар гаиләсе дә Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм шәһәр Советы депутатлары өчен тавыш биреп, балаларының киләчәген кайгырткан. Ә Газизовлар гаиләсендә алар икәү — уллары Тамирлан быел 3 сыйныфта укый, кызлары Ясминә балалар бакчасына йөри.

— Без гади урта статистик гаилә. Ирем Фәнис вахта методы белән хезмәт куя , мин хуҗабикә булып өйдә эшлим, — диде елмаеп Айгөл ханым.

Газизовлар сайлауларда катнашкан өчен бүләкләр вәгъдә иткән акцияләрдә дә теркәлергә онытмаган. Әле беркайчан да бүләк отканыбыз юк, бәлкем, фортуна безгә дә елмаер, диде алар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: