Туган як
-24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10
Безнең шәһәрдә
7 сентябрь 2024, 12:38

Бала чактан сайлауларга йөрдем

Бала чакта әбием мине һәрвакыт сайлауларга алып бара иде, дип искә ала Октябрьскийның А.П.Шокуров исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева.

Бала чактан сайлауларга йөрдем
Бала чактан сайлауларга йөрдем

— Әбием өчен бу көн үзенчәлекле бәйрәм иде. Ул киенеп-ясана, үзе белән ахирәтен — күрше әбине ияртә. Күршебез — татар әбисе, ул милли киемнәр кия иде.
Без мәктәптә тавыш бирдек. Буфеттан әбиебез сумка тутырып кәнфитләр һәм яңа пешкән камыр ризыклары сатып алды. Өйгә кайтып, гаилә белән тәмләп чәй эчкән вакытлар әле дә истә.

Мөгаен, шуңа күрәдер, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау — минем өчен тантаналы вакыйга. Тулы гаиләләр һәм балалар белән тавыш бирү инициативасын хуплыйм, чөнки мәхәббәт, патриотлык һәм гражданлык позициясе орлыклары нәкъ менә балачакта салына, — дип үз фикерләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: