Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь 2024, 12:35

Явызлыкка каршы көрәштә без бердәм!

3 сентябрь — Русиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.

Явызлыкка каршы көрәштә без бердәм!
Явызлыкка каршы көрәштә без бердәм!

Бу дата 2004 елда сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Төньяк Осетиядә бөтен дөньяга билгеле булган коточкыч вакыйга — Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәпне террорчылар басып алганнан соң нәкъ 20 ел узды. Өч көн эчендә анда 334 кеше һәлак булды, шуларның 186сы — балалар.
Бесландагы әлеге ачы фаҗига илебезне уртак кайгы белән берләштерде.
Октябрьскийның Милли мәдә­ниятләр үзәгендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чара узды. Шәһәр хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең әйдәүче белгече Елена Ягудина, Смоленск Изге Ана иконасы храмы клиригы Иерей Дионисий, Октябрьский шәһәре һәм төньяк‑көнбатыш районнары имам‑ахунды Мәү­лемҗан хәзрәт Сибгатуллин, сугыш хәрәкәтләре һәм Кораллы Көчләр ветераннарының шәһәр комитеты рәисе Мәсгут Галләмов, Октябрьский эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные полиция майоры Андрей Давыдов лекциядә террорчылыкка каршы көрәш һәм җәмгыятьтә теләктәшлекне ныгытуның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: