Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь , 09:49

Һәр тармак үсеш юлында

Дүшәмбе, 2 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эшлекле сәфәр белән килде

Һәр тармак  үсеш юлында
Һәр тармак үсеш юлында

2024 елның Белем көне Октябрьский халкы өчен тарихи вакыйгалар белән истә калачак — ниһаять, озакка сузылган капиталь ремонттан соң шәһәрнең музыка көллияте үз ишекләрен ачты.

Музыкалы Белем көне


Әлеге матур тантанада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның шәхсән катнашуы аеруча зур вакыйга булды.
Юрий Гагарин исемендәге 1953 елда төзелгән элеккеге техника йорты бинасы мәдәни мирас объектларына керә. Аны «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизацияләделәр.
Республика Башлыгы Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм яңартылган уку кабинетларына узды. Көллият директоры Илдар Хаҗиев 2024 елда мәгариф учреждениесенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтүе турында сөйләде. Бу вакыт эчендә биредә ике меңгә якын яшь белгечне укытканнар, алар сәнгать осталары, конкурслар лауреатлары һәм атказанган мәдәният эшлеклеләре булганнар.

— Безнең көллият якын‑тирәдәге 10 районнан музыка мәктәпләре өчен методик үзәк булып тора, — дип билгеләп үтте Илдар Хаҗиев. — Уку йортында барлыгы 77 педагог кул астында 170 студент шөгыльләнә, чит торак пунктлардан килгән кешеләре өчен 100 урынлык тулай торак бар.
Башкортстан Башлыгы хор җырлау һәм төркем дәресләрендә булды, ул анда автограф калдырды һәм ксилофонда уйнап күрсәтте. Төбәк җитәкчесе шулай ук кече һәм хореография заллары, буфет һәм китапханә белән танышты, мактаулы кунаклар китабына теләкләрен язып куйды.
Белем көненә багышланган бәйрәм концерты вакытында республика Башлыгы көллият студентларын яңа уку елы башлану белән котлады һәм укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Октябрьский музыка көллиятенә агымдагы елда 55 ел тула. Биредә республикабызның музыкаль һәм сәнгать элитасы әзерләнә. Моның өчен барлык укытучыларга да зур рәхмәт, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Октябрьскийга килгәндә мин һәрвакыт рәхәтлек тоям. Шәһәр эре сәнәгать үзәге булып тора, биредә уңышларга ирешүче тырыш кешеләр яши. Спорт инфраструктурасы да үсеш юлында. Без киләчәктә дә бергәләп үз җиребезне үстерүне дәвам итәчәкбез.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән корган әңгәмәдә республикада яшь талантларны әзерләү өчен уңайлы шартлар тудырылуын ассызыклады.
— Октябрьский музыка көллияте капиталь ремонттан соң бөтенләй яңа төс алды. Аны шактый озак эшләделәр, чөнки бу коточкыч хәлдә булган мәдәни мирас объекты. Яңартуга 275 млн сум акча сарыф ителде. Төзүчеләр дә үз эшләрен намус белән башкардылар. Уку йортында, әйткәнемчә, республиканың музыкаль элитасы формалаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе соңыннан район һәм шәһәр мәдәният йортларында эшли, күбесе Уфа дәүләт сәнгать институтына бара. Һәм менә монда чынлыкта безнең искиткеч шедеврлар, талантлы егетләр һәм кызлар туа, — диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. — Иң мөһиме, көллиятләребезнең уку корпусларын, остаханәләрен һәм тулай торакларын тәртипкә китерү аларда конкурс артуга да яхшы нигез булып тора.

Заманча спорт кластеры булачак


Төбәк җитәкчесе 2023 елның декабрендә генә үз ишекләрен ачкан Боз сараенда булды. Яңа заманча спорт‑сәламәтләндерү комплексы «Башнефть» ярдәме белән республика һәм «Роснефть» компаниясе арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында төзелде.
Гомуми мәйданы — 6,5 мең кв. метр булган комплекс барлык кирәкле җайланмалар — тренажерлардан алып боз комбайнына кадәр тәэмин ителгән. Йомшак кәнәфиле трибуналар 800 тамашачыга исәпләнгән. Бинада чишенү бүлмәләре, душ, тренер бүлмәләре, тренажер, хореография, кардио‑ һәм конференц‑заллар, тимераякларны прокатка бирү һәм инвентарь саклау өчен бүлмәләр, шулай ук медицина кабинеты һәм буфет каралган. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга уңайлы хәрәкәт итү өчен дә шартлар бар — пандуслар һәм махсус лифт урнаштырганнар. Комплексның үз трансформатор подстанциясе һәм котельныйные бар.

Боз сарае директоры Марат Фәттахов сөйләвенчә, хоккей һәм фигуралы шуу секцияләрендә 220 бала шөгыльләнә. Биредә шулай ук профессиональ командаларның тренировка җыеннары, төрле дәрәҗәдәге турнирлар, мастер‑класслар уза. Ә Октябрьский һәм якындагы торак пунктларда яшәүчеләр монда тимераякта шуарга киләләр. Сүз уңаеннан, ясалма бозлы арена хоккей һәм фигуралы шуу буенча күнегүләр, тимераякта массакүләм шуу, шулай ук муниципаль, төбәк һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен каралган.
Радий Хәбиров яшь хоккейчыларның үз осталыкларын чарлауларын күзәтте, ул шулай ук хореография залында һәм «көмеш» волонтерлар шөгыльләнгән тренажер залында булды. Төбәк җитәкчесе Боз сарае каршындагы спорт мәктәбе тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре белән аралашты, яңа объекттагы шартлар белән кызыксынды, спортта һәм укуда уңышлар теләде.
Билгеле булганча, «Октябрьский» Боз сарае янында йөзү бассейны төзелә башлады. Яңа объект дәүләт‑шәхси партнерлык шартларында «Демография» илкүләм проектының «Бизнес‑спринт. Мин спортны сайлыйм» федераль проекты кысаларында тергезелә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә 2024 елның июнендә видеоэлемтә режимында төзелешкә старт бирде. Ул вакытта республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр иткәнчә, булачак объектның бәясе — 1 млрд сумнан артык, шуның 786 млн сумы — инвестор акчасы һәм 305 млн сумы — федераль бюджет акчасы.
Беренчел этапта биредә 25 метрлы бассейн урнаштыру планлаштырылган иде. Әмма инвестор шәһәр хакимияте ярдәме белән 50 метрлы бассейн һәм өстәмә инфраструктура төзү карарын кабул итте, үз өстенә өстәмә чыгымнарны алды.

Башкортстан Башлыгы төзелеш мәйданчыгында эш барышы белән танышты, инвестор белән янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм өстәмә объектлар, шул исәптән кунакханә булдыру перспективалары турында фикер алышты.
— Әлбәттә, концессионерның үз акчаларын өстәргә карар кылуына без бик шат. Бассейн да 25 метрлы түгел, ә 50 метрлы булачак. Нәтиҗәдә биредә яхшы спорт кластеры — Боз сарае һәм бассейн формалашачак. Моннан тыш, инвестор монда кунакханә дә, спа‑комплекс та төзергә карар кылган. Миңа бик ошый — барысы да бер урында, — диде төбәк җитәкчесе күргәннәреннән чыгып. — Шәһәр хакимияте башлыгы белән фикер алышканда, бәлки, киләчәккә башка объектлар түзүне дә планлаштырырбыз. Гомумән, безнең шәһәрләрдә һәм районнарда шундый заманча спорт комплекслары төзелүе яхшы.


«Технотекс» заман белән бергә атлый


Эш сәфәре кысаларында Радий Хәбиров «Технотекс» инжиниринг компаниясенең җитештерү мәйданчыгына да килде.
Нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү өчен җайланмалар әзерләүдә, шулай ук комплекслы тармак чишелешләрен һәм проектларын эшләүдә махсуслашкан предприятие Русиянең нефть‑газ компанияләре өчен 1 меңнән артык проектны гамәлгә ашырган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Технотекс» компаниясе вәкилләре республика җитәкчесен Башкортстанның эшләүче яшьләр слеты вакытында үзләренең югары технологияле производствосы белән танышырга чакырганнар.
«Технотекс» җәмгыяте башкарма директоры Марат Фазлыев дәрәҗәле кунакларга предприятиенең «Газ‑пром», «Роснефть» һәм «Лукойл» кебек эре компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Төрле катлаулылыктагы проектларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, предприятиедә продукция җитештерү күләмен тагын да арттыру күздә тотыла. Моның өчен перспективада яңа җитештерү корпусы төзү мөмкинлеге карала.
Компания мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров металл конструкцияләр ясау, технологик торба үткәргечләр җыю, шулай ук җиһазларны комплектацияләү һәм төргәкләү буенча берничә участокта булды. Төбәк җитәкчесе предприятие мөмкинлекләре һәм чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты, шулай ук хезмәт коллективы вәкилләре белән аралашты.

Аерым алганда, эшләүче яшьләр слетында катнашкан компания белгече Карина Кадырова 10 елдан артык хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Быел ул «Шатлык бүләк ит» социаль ярдәм үзәген теркәгән һәм республиканың балалар йортларында рус рәссамнары картиналарының күчмә күргәзмәсен оештырырга планлаштыра. Моның өчен республика ягыннан оештыру һәм мәгълүмати ярдәм таләп ителә. Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, мәгълүмат республиканың Мәдәният министрлыгына җиткереләчәк, ә ул үз чиратында социаль проектка ярдәм итү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашачак.
«Технотекс» җәмгыяте мәйданчыгында булу йомгаклары буенча Башкортстан Башлыгы предприятие эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: