Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь 2024, 12:00

Күпер, юллар һәм клуб?

Московкада хакимият информтөркеме микрорайон халкы белән очрашты.

Күпер, юллар һәм клуб?
Күпер, юллар һәм клуб?

Шәһәр халкы белән көнүзәк сораулар турында сөйләштеләр, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, аның урынбасарлары, шәһәр хезмәтләре һәм предприятиеләр вәкилләре алдагы очрашуда контрольгә алынган мәсьәләләрне хәл итүгә нәтиҗә ясадылар.
Төп сорауларның берсе — клуб төзелеше турында Алексей Евгеньевич бинаның проекты дәүләт экспертизасы уза, һәм бу процедурадан соң төзелеш башланачак, дип җавап бирде.
Башлык урынбасары Константин Герман сүзләренчә, чокырларны ремонтлау буенча подрядчы 6 сентябрьдән шәхси секторда эшләргә керешергә планлаштыра. Капиталь
ремонт кирәк булган урыннарда эшләр финанс мөмкинлекләреннән чыгып башкарылачак, урамнар буенча беренчел сметалар төзелгән.
— Без республикада гамәлдә булган барлык төзекләндерү программаларында катнашырга тырышабыз, — дип билгеләп үтте Алексей Пальчинский. — Алар — «Башкорт ишегаллары», «Уңайлы шәһәр мохите», Җирле инициативаларга ярдәм. Шул рәвешле без республика акчаларын җәлеп итәбез һәм акрынлап алга барабыз.
Микрорайонда яшәүчеләр быел Җирле инициативаларга ярдәм программасы буенча балалар мәйданчыгы төзергә карар итте, аның буенча эшләр якын арада башланырга тиеш.
Московкада яшәүчеләрнең күбесе, Ык елгасы аша күпер ябылу сәбәпле, күрше Татарстанга юл булмавы зур уңайсызлыклар тудыруына зарланды. Константин Герман сүзләренә караганда, территориаль заказ кысаларында Транспорт министрлыгы тарафыннан агымдагы елда күперне тулысынча сүтүгә керешергә планлаштырылган. Киләчәктә яңа күпер корылмасы төзеләчәк, аның бәясе — 971 млн сум тирәсе.
Автобусларның иртәнге хәрәкәте графигын үзгәртү һәм мәчет янындагы тукталышны уңайлырак урынга күчерү турындагы халык
гозерен хакимият вәкилләре тикшерүгә алды.
Көнүзәк темалар арасында: сукбай этләр, чүп ташучы машиналарның һәм зур йөк транспортының юлларны җимерүе, Төрекмәнгә кадәр юлда яктылык булмавы, коммуналь челтәрләрне ремонтлаганнан соң бетерелмәгән җир эшләре, питомник янында куаклар үсү, Шоссейная урамында тротуар ясау, шулай ук күпер аша юлга барьер киртәләр кую һәм башкалар. Әңгәмә вакытында хәл ителмәгән мәсьәләләр контрольгә алынды.
Нәтиҗәләр ясап, Алексей Пальчинский халыкка актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларны булачак сайлауларда да үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә чакырды.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: