Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 сентябрь 2024, 11:43

Җиңү паркы — Җиңү юбилеена

Җиңү паркы икенче ел төзекләндерелә. Һәр октябрьскийлының йөрәгенә якын һәм кадерле булган урын тагын да матуррак һәм тантаналырак булачак

Җиңү паркы —  Җиңү юбилеена
Җиңү паркы — Җиңү юбилеена

Паркны төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча бара һәм ул өч этапка бүленгән.
Узган ел «Солдат уйлары» мемориаль комплексы территориясе үзгәрде: анда плитка яңартылды, паркның яшел өлешендә рельефлы асфальт төшү, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен юллар ясалды.

Иҗтимагый территориядә масштаблы үзгәрешләр быел да дәвам итә. Биредә урнаштырылган «Җиңү!» яктылык конструкциясе фотосессияләр өчен популяр урыннарның берсенә әверелде инде.
Гоголь урамы буйлап гранит бордюрлар урнаштырдылар һәм яңа брусчатка салдылар. Сүз уңаеннан, киләчәктә парктагы асфальт түшәме тротуар плитәсенә алыштырылачак. Чапаев урамы ягыннан паркка керү юлында төзүчеләр колоннада төзиләр.
«Башта төзергә планлаштырган ротонда кайда соң?» — дип сорый халык. Ротонда урынына колоннада — проектның мәҗбүри үзгәрүе, чөнки ротонда колоннасының берсе проектлау вакытында яңгыр коллекторына туры килгән, аны күчерү шактый өстәмә акча таләп итәр иде.

Бүгенге көндә халык баскычның кара, бетон варианты буенча йөри. Тиздән аны гранит плитәләр белән каплаячаклар, алар ярдәмендә баскычларның киңлеген һәм биеклеген җайга салачаклар.
2024 елда планлаштырылган барлык эшләр бу ел ахырына тәмамланырга тиеш.
Узган ел Башкортстанда 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.


Неля Рой, хакимиятнең капиталь төзелеш идарәсе директоры:

— «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә шәһәр заманча иҗтимагый киңлекләр, ял итү территорияләре белән тулылана. Проектларны сайлауда тавыш биреп, халык үзе актив катнаша. Җиңү паркы — әһәмиятле территория, ул елдан‑ел үзгәреп тора. Монда шәһәр халкының һәм, әлбәттә, республика җитәкчелегенең дә өлеше зур. Башкортстан берничә ел дәвамында проектта катнашуга бирелгән гаризалар саны буенча конкурс нигезендә бүлеп бирелә торган кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча алда бара.

Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:

— Мин республика буенча күп йөрим, һәм чыннан да чагыштырып карарга нигез бар. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз үзгәрә, яңа парклар, аллеялар, скверлар барлыкка килә, халыкның яраткан ял итү урыннары яңа сулыш ала. Соңгы биш елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча без Башкортстанда 683 объектны төзекләндердек. Проектны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 7 млрд сумның 91 проценты — федераль бюджеттан.

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: