Программа кысаларында Җиңү паркы да яңартыла, анда октябрьскийлылар өчен истәлекле урыннар: «Солдат уйлары» мемориалы, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның исемнәре язылган стелалар, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары аллеясы, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларга мемориал, «Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары», башка һәйкәлләр һәм ачык һавада хәрби техника музее.
Территорияне төзекләндерү зур оешканлык белән бара. Бүгенге көндә Чапаев урамы ягыннан баскычның кара варианты эшләнгән, колонналы ротонданы монтажлауга әзерлек бара. Гоголь урамы буйлап гранит бордюрлар урнаштырылган һәм яңа брусчатка, бетон баскыч җәелгән. Электромонтаж эшләренә әзерлек күрелә. Шулай ук парк территориясендә «Җиңү» яктылык конструкциясе урнаштырылган.
Җиңү паркы — мемориаль комплекс кына түгел, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен ял итү урыны да ул. Реконструкциядән соң территория тагын да заманчарак һәм уңайлырак булачак.