Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 август 2024, 14:51

Ватанга тугрылык үрнәге

Июльнең һәр соңгы якшәмбесендә җәмгыять Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм итә.

Ватанга тугрылык үрнәге
Ватанга тугрылык үрнәге

Октябрьскийда, 2019 елда, Хәрби диңгез флоты көне алдыннан Җиңү паркында хәрби диңгезчеләрнең батырлыгы һәм даны символы буларак «Диңгез чикләрен саклаучыларга» һәйкәле ачылды. Биредә быел да берничә буын диңгезчеләрнең һәм Хәрби диңгез флоты ветераннарының традицион очрашуы узды. Чарага шәһәрнең хәрби туганлык вәкилләре, ветераннар, махсус хәрби операция сугышчылары, яшь октябрьскийлылар — патриотик хәрәкәтләрдә катнашучылар җыелды.
Халыкны бәйрәм белән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, ирекле батальоннар формалаштыру буенча штаб начальнигы отставкадагы полковник Альбирт Шәйморатов һәм запастагы баш корабль старшинасы Олег Завадский җылы котладылар.
Октябрь Рәис улы ассызыклаганча, антка һәм хәрби бурычка тугрылык, Ватанга карата ихлас мәхәббәт Русия матросларын һәм офицерларын һәрвакыт аерып торды. «Диңгез туганлыгының бердәмлеге нәтиҗәсендә Җиңү паркында «Диңгез чикләрен саклаучылар»га бик матур һәйкәл барлыкка килде», — дип билгеләп үтте ул. 
Ветераннар — шәһәр чараларында актив катнашучылар, шулай ук яшьләрне хәрби‑патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, СВО хәрбиләренә ярдәм итүдә риясыз катнашалар.
Шәһәр халкы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган морякларны бер минут тынлык белән искә алды. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм итү кысаларында Октябрьский диңгезчеләре һәм хезмәт ветераннары шәһәрнең үзәк урамнары буйлап патриотик йөгереш үткәрделәр.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: