Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 август , 14:34

Тигез яшәү — олы хезмәт

Төрекмән микрорайонында Рәзинә һәм Сәрим Галләмовлар ярты гасырдан артык бергә гомер итәләр.

Тигез яшәү — олы хезмәт
Тигез яшәү — олы хезмәт

Озак вакыт бергә яшәү — зур бәхет, шул ук вакытта ул бөек хезмәт тә!
Шунысы куандыра, безнең шәһәрдә өлкәннәрне хөрмәт итүче, гаилә йолаларын саклаучы, балаларны тәрбияләүгә сакчыл һәм таләпчән караган тату гаиләләр бар.
Шуларның берсе Галләмовлар. Сәрим Сәлах улы һәм Рәзинә Шакир кызы бер‑берсенә терәк һәм кирәк булып яши беләләр. Аларның гаилә бәхетенең сере бик гади — үзара хөрмәт һәм мәхәббәт. Ир белән хатын тату гаилә кору үрнәге генә түгел, алар олы йөрәкле һәм ярдәмчел булулары белән дә үрнәк. Бистә тормышында актив катнашырга көч һәм теләк таба.
Сәрим Галләмов тумышы белән Төрекмән бистәсеннән. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. Монда ул гаилә корган һәм яраткан хатыны белән бергә 50 елдан артык аның җылы учагын сүндермичә саклап яши. Коммуналь‑төзелеш техникумын тәмамлаган гаилә башлыгы 25 ел «ОЗНПО» җәмгыятендә монтажчы һәм мастер булып эшли.
Рәзинә Шакир кызы тамырлары белән күрше Мулла бистәсеннән. Ул гадәти булмаган һөнәр иясе — киномеханик! «Маяк», «Комсомолец», «Летний» кинотеатрларында эшли.
Галләмовлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары «Европласт» компаниясендә эшли, өченчесе вахта ысулы белән хезмәт куя. Уртанчы уллары Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны. Инде алар үзләре дәү кешеләр — гаиләләр корып, балалар үстереп яшиләр.
Ярты гасырдан артык кулга‑кул тотынып тормыш юлыннан атлаучы өлкән Галләмовларның яшәешен нурга һәм күңел җылысына күмеп, җиде оныклары туган, алай гына да түгел, аларга яшәү теләге һәм дәрте бүләк итеп, өч оныкчык­лары үсә .
Янәшәңдә балалар, онык һәм оныкчыкларың, дусларың һәм туганнарың булганда, теләсә нинди тормыш борчулары да таралып юкка чыккан кебек була. Иңне‑иңгә куйган кадерле кешеләренең янәшә булуы Рәзинә һәм Сәрим Галләмовлар өчен төп байлык һәм яшәү матурлыгы.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: