Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 август , 14:44

Җиңү көчлеләр кулында

Русия Федерациясе Кораллы көчләренең иң данлыклы берләшмәләренең берсе — Кутузов һәм Александр Невский орденлы 45нче аерым гвардия Һава‑десант гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бригадасы төзелүнең 30 еллыгын билгеләп үтте

Җиңү көчлеләр кулында
Җиңү көчлеләр кулында

Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Җиңү паркында митинг узды. Октябрьскийдан бу бригадада хезмәт иткән срочник ир‑егетләр, хәрби диңгез флоты запасы сугышчылары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән 45нче бригада хәрбиләре белән бергә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларны искә алдылар, «Солдат уйлары» һәйкәленә, «Бездән башка беркем дә» хәрби‑һава гаскәрләре монументына чәчәкләр салдылар.
45нче аерым полк Русиянең Һава‑десант гаскәрләре составындагы иң яшь хәрби часть булып тора, ул 1994 елның февралендә махсус билгеләнештәге 218нче һәм 901нче аерым батальоннар базасында оеша башлады. 2001 елның 2 февралендә полкка «Батырлык, хәрби фидакарьлек һәм югары хәрби күнекмәләр өчен» РФ Оборона министры вымпелы тапшырылды. Русия Президентының 2011 елның 9 февралендәге указы нигезендә полк яңа тарихта беренче булып Кутузов ордены белән бүләкләнде. Күп кенә гвардиячеләр батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды.
2014 ел ахырында 45нче аерым полк бригадага әверелде һәм хәрбиләр илебез өчен иң катлаулы булган махсус һәм тынычлык урнаш­тыру бурычларын үтәүдә катнашты. Алар Төньяк Кавказда һәм Сириядә хәрби гамәлләр, грузин‑абхаз низагы, Грузиядә сугыш, Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ОДКБ) Казакстанда тынычлык урнаштыру операциясе вакытында Ватаныбызның иминлеген һәм бөтенлеген саклап калды.
— Бригаданың шәхси сос­тавы, тиңдәшсез батырлык, каһарманлык һәм үзара ярдәмләшү күрсәтеп, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны уңышлы үти. Иманым камил, хәрбиләр киләчәктә дә Русиянең милли мәнфәгатьләрен намус белән яклаячаклар, илнең саклану сәләтен ныгытуга зур өлеш кертәчәкләр һәм югары гвардия исемен горур йөртәчәкләр, чөнки аларның девизы: «Иң көчле җиңә», — дип белдерде Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: