Агымдагы елның 1 июленнән коммуналь уңайлыклар өчен тарифлар артты.
Октябрьскийда июльдән шәһәр халкы су белән тәэмин итүнең бер кубометры өчен 44 сум 17 тиен (39,89 сум/куб. м), су агызган өчен — бер кубометрга 23 сум 03 тиен (20,8 сум/куб. м), электр энергиясенең кВт‐сәгате өчен — 4 сум 36 тиен (4,01 сум), җылылык белән тәэмин итүдә Гкал өчен — 2717,52 сум (2465,92 сум/ Гкал), газ белән тәэмин итүдә кубометр өчен (азык әзерләү һәм газ плитәсеннән су җылыту һәм үзәктән кайнар су булмаганда газ белән җылыткычтан су җылыту) — 8,84 сум (7,95 сум/куб м), каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күп фатирлы йортта яшәүчеләр 110,84 сум (101,9 сум), шәхси сектор халкы 112,57 сум (103,49 сум) түләячәк.
Башкортстанның Дәүләт тариф комитеты башлыгы Светлана Бурдюк ассызыклаганча, тарифларны күтәрү кирәклеге тәэмин итүчеләрнең чыгымнары (ягулык, ремонт материаллары) арту, кайбер очракларда китерелә торган ресурслар күләме кимү белән аңлатыла.
Ведомство җитәкчесе шулай ук коммуналь предприятиеләр түләү акчаларының бер өлешен коммуникацияләрне ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә юнәлтә, дип аңлатты. Әйтик, 2024 елда «Теплоэнерго» җылылык коммуникацияләрен реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә 50 млн сумнан артык, «Октябрьсккоммунводоканал» су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын агымдагы һәм капиталь ремонтлауга 53 млн сумга якын акча сарыф итүне планлаштырган. Әлеге планлы ремонт эшләре ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга авариясез эшләргә, коммуналь хезмәтләрдән файдалану өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.