Матәм шәһәрнең мәдәният йортында узды. Каһарманны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, дуслары, сугышчыга хөрмәт күрсәтүне үз бурычы итеп санаган шәһәр халкы килде
Павел Семенов 1977 елның 7 августында Октябрьскийда туган. 13нче мәктәпне тәмамлап, 56нчы лицейда универсал токарь һөнәрен алган. Аны актив тормыш позициясе булган кеше буларак искә алалар. Шуңа күрә, Ватанга куркыныч янагач, шәһәребез һәм илебезнең күп кенә ир‑егетләре кебек үк, Павел Сергеевич туган ил сагына баскан. Ул 2023 елның июнендә Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм махсус хәрби операция зонасына киткән.
Бу карар аңлы рәвештә кабул ителә: Семенов армиядә өлкән механик‑машина йөртүче һәм контракт буенча өч ел Русия Кораллы Көчләре сафларында механик‑машина йөртүче булып хезмәт итү тәҗрибәсенең «тасма артында» кирәк булачагын яхшы белә.
Якташыбыз сугышчан бурычларны башкорт батальоны составында башка октябрьскийлылар белән бергә үтәгән. Хезмәттәшләре Павелны батыр сугышчы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше иде дип искә ала.
Хушлашу чарасында мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев һәм Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский уртаклашты. Павел Семенов — үз иленең чын каһарманы! Аның турында якты хатирә безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, дип ассызыклады алар.
Сугышчан биремне үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен Русия Президенты Указы белән Павел Семенов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин күкрәк билгесен, баш киемен һәм Русия триколорын рядовой Павел Семеновның кызы Янага тапшырды.
Надежда КАЗАКОВА