Тиздән яңа уку елы башланачак, һәм бу акция аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә торган балаларга мәктәп формасы, шулай ук канцтоварлар сатып алырга ярдәм итә.
— Октябрьский «Игелекле кешеләр шәһәре» исемен раслап, акциядә катнашу буенча республика муниципалитетлары арасында елдан‑ел лидерлыкны саклап кала. Узган ел шәһәр предприятиеләре һәм барлык милек формасындагы оешмалар 400дән артык укучыга 1,9 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Быел да без бергәләп мохтаҗ булган Октябрьский балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм итәрбез, дип ышанам, — дип белдерде шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уңаеннан узган шәһәр Хәйрия советында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларның исемлеген төзү, шәһәр предприятиеләрен һәм оешмаларын хәйрия акциясенә ярдәм итәргә чакыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынган.
— Шәһәр халкын, предприятиеләрне, оешма‑учреждениеләрне, эшмәкәрләрне хәйрия акциясендә көчләреннән килгәнчә катнашырга чакырам. Балаларга уку елына әзерләнергә бергәләп белән ярдәм итәчәкбез, — дип Алексей Евгеньевич мөрәҗәгать итә октябрьскийлыларга.
Источник: Алексей Пальчинский