Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль , 17:08

Тынычлык төшенә дә керми

Надежда Садыйкова — Октябрьскийда актив тормыш алып баручы шәхесләрнең берсе: спортчы, педагог, эзтабар, җәмәгать хәбәрчесе, сәяхәтче... Ахыр чиктә, сөйкемле хатын‑кыз

Тынычлык төшенә дә керми
Тынычлык төшенә дә керми

Очрашуга — велосипедта

Мондый тынгысыз һәм актив тормыш белән яшәргә көч һәм теләк каян килә? Надежда Хәниф кызы — пенсия яшендәге ханым, әмма ул үз хәрәкәтчәнлеге, тормышны яратуы һәм кызыксынучанлыгы белән күп кенә яшьләрнең борынына чиртә.
Безнең белән очрашуга да ул велосипедка утырып килде.
— Җәен җәяү йөрмим, ә велосипедка беренче тапкыр биш яшемдә утырдым, хәтта институтта укыганда да үзем белән велосипед ала идем, ике тәгәрмәчле дустым ярдәмендә Уфа шәһәрен өйрәндем, — дип башлады Надежда Садыйкова үзе белән таныштыруны.
Безнең якташыбыз тумышы белән Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәреннән. Кызның әти‑әнисе спортчылар булмый, ләкин алар сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары. «Миңа биш яшь тулгач, һәр ял көнендә без 10 чакрым араны чаңгыда уза идек», — дип искә ала гәзитебез кунагы.
Үсмер кызны тау чаңгысы секциясенә чакыралар, тик алар бу вакытта гаиләләре белән Башкортстанга китәргә җыеналар. Октябрьскийга күченеп килгән Надя чаңгы спорты белән шөгыльләнү теләген калдырмый.
— Бер үк вакытта чаңгы секциясенә дә, сәнгать мәктәбенә дә йөрдем. Соңгысы белән туган шәһәремдә үк мавыга идем. Сәламәтлегем начар булды, еш авырдым, мәктәптә һуштан язарга мөмкин идем. Сәнгать мәктәбенә йөрмәскә киңәш иттеләр, тик мин үз сүземдә тордым һәм документларны тапшырдым. Түгәрәкләр бер үк вакытка туры килгәч, мине һәрвакыт бер сорау борчыды — кая барырга?
Аркадий Чапайкин кул астында шөгыльләндем — ул минем беренче чаңгы тренерым, бер үк вакытта безне Тимерҗан Идрисов та өйрәтте. Аркадий Алексеевич безгә әти кебек иде. Нәкъ менә ул миңа сабырлык һәм чыдамлык сыйфатларын сеңдерде. Ничек кенә авыр булмасын, мин беркайчан да старттан чыкмадым. Бу минем генә уңышым түгел, бу беренче чиратта тренерым Чапайкинның казанышы, дип саныйм. Һәм әлеге сыйфатлар миңа спортта гына ярдәм итеп калмады, алар миңа бөтен гомерем буена кирәк булды — башлаган теләсә кайсы эшне ахырына җиткерүдә, тормышта һәм хезмәт эшчәнлегендә нәкъ менә сабырлык һәм үҗәтлек мине озата барды.


Үз кыйбласын таба

Язмышын мәгариф тармагы белән бәйләгән кешене, чыннан да, әлеге сыйфатлардан башка күз алдына китереп тә булмый.
— Мәктәптән соң архитектура институтына укырга керергә теләгән идем, ләкин рәсем имтиханы бик үк уңышлы килеп чыкмады. Уфада архитекторлар курсларында бер ел шөгыльләндем. Ахыр чиктә нефть институтының төзелеш факультетына укырга кердем.
Институттан соң тормыш иптәшем белән Түбән Камага эшкә билгеләндек. Балалар белән Октябрьскийга кайткач, 1994 елда, мин ел буе эш таба алмадым. Шулай бервакыт тренер Тимерҗан Низамович белән очраштык, ул 22нче училищеда физик тәрбия җитәкчесе таләп ителүен әйтте. Миңа спорт комитетында рекомендация бирделәр, анда мине чаңгычы буларак яхшы беләләр иде. Педагогик белемсез, бары тик тренер‑инструктор катыркасы белән мине физик тәрбия җитәкчесе итеп кабул иттеләр. Шуннан соң миндә төзүче булу теләге калмады, — дип сөйли Надежда Хәниф кызы
Мәгариф тармагында үз кыйбласын тапкан якташыбыз берникадәр вакыттан соң физик культура укытучысы булып хезмәт юлын 68нче һөнәри училищеда дәвам итә. Үзгәртеп кору шаукымы уку оешмаларын да читләтеп узмый — белем бирү учреждениеләре Октябрьский күп профильле һөнәри көллият итеп үзгәртелә һәм Надежда Садыйкова шуннан лаеклы ялга чыга. Әмма тынычлык аның төшенә дә керми. Ел ярым өйдә торганнан соң аны шәһәрнең 3нче балалар спорт мәктәбенә эшкә чакырып алалар.
Укытучылык стажы 26 ел булган шәһәрдәшебез Башкортстан Республиксының иң яхшы физик культура һәм спорт хезмәткәре булып таныла.


Спорт кына түгел...

Бер ел элек укытучылык эшчән­леген туктатса да, Надежда Садыйкова сүзләре буенча, аңа бер дә күңелсезләнеп яшәргә туры килми, көн саен тренировкалар, нинди дә булса чаралар, очрашулар...
— Күптән түгел Белоруссиядән кайттым, анда башкорт делегация­се составында «Багратион» операциясе буенча Хәтер эстафетасында — әлеге төбәкне немец‑фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанны саклаучылар һәм сугыш корбаннары истәлегенә» марафонында катнаштым. Мондый әһәмиятле чарага чакыру «Ватанны саклаучылар турында халык хәтере» Халыкара иҗтимагый эзләнү берләшмәләре ассоциациясе президенты Евгения Ивановадан килде.
— Надежда Хәнифовна, эзтабарлар хәрәкәтенә килеп кушылуның сәбәбе нәрсәдә?
— «Яшә, җир!» эзләү төркеменә кергәнгә быел 15 ел. Әлеге отрядка нигез салучы җитәкчебез Равил Кашаповка рәхмәтлемен. Ике ел элек ул Казанга китте, һәм мин аның варисы‑отряд командиры булып калдым. Русия Оборона министрлыгының «Актив эзләнү өчен» медале белән бүләкләндем. Эзләүләрдә, әлбәттә, тагын да активрак катнашасы килә, ләкин бүгенге көндә карт әниемне тәрбиялим, шуңа күрә казуларга бик еш чыга алмыйм.
Минем әнием — сугыш чоры баласы, ул «Сугыш балалары» медале белән бүләкләнгән шәхес. Мин Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатның оныгы. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганга тиздән 85 ел тулачак, әмма без бүгенге көнгә кадәр солдатларның калдыкларын җир өстенә күтәрәбез. Шул ук вакытта без, кызганычка, бөтен сугышчыларның данын туганнарына кайтарып бирү эшен ахырына кадәр җиткерә алмаячагыбызны да аңлыйбыз. Ләкин тыныч тормыш һәм якты киләчәк хакына һәлак булган каһарманнарның исемнәрен онытырга һәм тарихны яңадан язарга мөмкинлек бирергә безнең хакыбыз юк!
Надежда Садыйкова Равил Кашапов белән бергәләп 2022 елда «Яшә, Җир!» исемле китап бастыралар. Төркемнең 35 еллык эшчәнлегенә багышланган басмада авторлар үзләренең эзләнү эшчәнлеге турында бәян итәләр.
Каләмнең дә үз көче
— Безнең күршебез — «Октябрьский нефтяник» гәзите белән сез 21 ел инде элемтәдә торасыз. Җәмәгать хәбәрчесе булып эшләү сезне кайсы ягы белән җәлеп итә?
— Кеше үз даирәсендә генә кайнап яшәргә тиеш түгел. Аеруча бүгенге катлаулы чорда. Кешегә еш кына борчылу, күңел төшенкелегенә бирелү хас. Кайбер вакытта якты кояшны кара болыт каплаган кебек тоела. Әмма кешеләр белән очрашып, аларның гыйбрәтле, ә кайвакыт данлы һәм шанлы гомер юллары, тормыш вакыйгалары турында ишеткәч, әле барысы да югалтылмаган икән дип уйлап куясың һәм алга барырга үзеңдә көч табасың... Язмаларымдагы геройларым — алар кабатланмас язмыш. Басма сүзнең көче белән кешене таныту, аны хөрмәтләү мөмкинлеге миңа зур шатлык алып килә.
2022 елда Башкортстан һәм Русия Федерациясенең Журналистлар берлеге әгъзасы булдым.


Спортчылар династиясе

— Сезнең балаларыгыз спорт белән мавыгамы?
— Ике балам, дүрт оныгым бар. Шушы көннәрдә, Ходайга шөкер, бишенчесе туарга тора. Улым Рөстәмне беренче сыйныфта спорт ориентирлашуына яздырган идем. Ул бу спорт төренә тугры калды, 15 ел дәвамында ярышларда чыгыш ясады, спорт ориентирлашу буенча спорт мастерына кандидат.
Оныкларым да бик актив, максатчан. Гомумән, һәр буын үз ата‑анасыннан акыллырак: компьютер зирәклеген үзләштерергә миңа балаларым ярдәм итте. Шуңа күрә тормышымдагы иң кадерле вакыйгалар да алар белән бәйле. Мин аларны бик яратам. Икенче Ватаныма әверелгән Октябрьскийны да яратам. Минем өчен ул кечкенә Петербург.
— Спортка кире әйләнеп кайтып, сез бүген ничек шөгыльләнәсез? Үзегезгә планнар язасызмы?
— Күбрәк үземне ничек хис итүемнән чыгып шөгыльләнәм, үземә тренировкалар планын үзем язам. Яшь тренерлар һәм спортчыларның киңәшләренә колак салам.
Кышын — чаңгыда, җәен велосипедта йөрим. Көн аралаш иртәләрен өч чакрым йөгерәм. Ике ел элек яңа спорт төрен — кышкы йөзүне үзләштердем. Хәзер көн саен диярлек йөзәм — җәен Ик күлдә, Кандра күлендә, кышын — Ик күлдәге боз бәкесендә. Бик күп дуслар‑моржлар таптым, алар белән сәяхәт итәбез һәм әлеге экстремаль спорт төре белән шөгыльләнәбез.
— Барысын да ташлап, диванда гына ятасы килгән вакытлар буламы?
— Спорт — ул тормышның зур өлеше, миңа ул кызык һәм һич туйдырмый. Дуслар һәм фикердәшләр илһамландыра. Һәм мин үз яшемне тоймыйм. Рәмзи Сәфәровны күзәтәм — ул безгә, олыгаеп баручы спортчыларга шәп үрнәк.
— Киләчәккә планнарыгыз?
— Ачык суда йөзүдә катнашасым килә. Киләсе җәйдә бу ниятне тормышка ашырырга телим, моның өчен без Кандра күлендә озын дистанцияләргә йөзүдә инде шөгыльләнә башладык.
— Безнең укучыларга те­ләкләрегез?
— Актив булыгыз! Тормышта күбрәк өлгерәсе килә. Кайвакыт хәтта өйдә утыручылар кызганыч, алар авыртудан һәм акча булмаудан зарлана. Теләге булган кеше акчасын аз бюджетлы сәфәргә җыеп, Башкортстан буйлап сәяхәт итә ала. Без бик матур һәм бай төбәктә яшибез. Бары тик теләк һәм үз‑үзеңне кызганмау гына кирәк.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: