Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль , 16:33

Кыю йөрәкле Ватан сакчылары

Октябрьский махсус хәрби операция зонасында һәлак булган кече сержант Богдан Вальковец һәм сержант Никита Глушковны соңгы юлга озатты

Кыю йөрәкле Ватан сакчылары
Кыю йөрәкле Ватан сакчылары

Якты истәлеге җыр булып яңгыраячак


Ватан иминлегенә афәт янагач, ул, чын патриот буларак, кулына корал алып, туган иле сагына баса — 2023 елның көзендә Богдан Станиславович РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Донбасс өчен көрәшкә китә. Хәрби биремнәрнең берсен үтәгәндә сугышчы җитди җәрәхәт ала, дәвалана һәм янәдән алгы сызыкка ­кайта.
Эвакуация бригадасы сос­тавында Богдан Вальковец «өчйөзлеләрне» — яралыларны эвакуацияли. Шундый коткару операцияләренең берсе вакытында бригадага квадрокоптер‐камикадзе һөҗүм итә һәм безнең якташыбызның гомере өзелә.
Каһарман белән хушлашу шәһәр Мәдәният йортында узды.
— Без бүген Украина территориясендә баш күтәргән нацизмны җиңү хакына үз гомерен биргән сугышчыны соңгы юлга озатабыз. Бары тик чын геройлар гына туган иле сагына баса, бары тик чын ирләр генә үз халкын дошманнан якларга сәләтле. Богдан шундый иде. Ул сугыш кырында чын сугышчы, Ватанны саклаучы буларак һәлак булды, — диде хакимият башлыгы Алексей Пальчинский мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашып.
Матәмдә БР Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев та катнашты.
— Сез Богдан белән горурлана аласыз, сез лаеклы кеше, чын батыр тәрбияләп үстергәнсез. Ул якташлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашып, илебезнең азатлыгын һәм киләчәген якларга карар кылды, — диде парламентарий теләктәшлек белдереп.
Хәрбине соңгы юлга озатырга аның күпсанлы дуслары да килде.
— Богдан мин белгән кешеләр арасында иң игелекле, ярдәмчел кеше булды. Ул һәрвакыт ярдәмгә ашыкты, һәрвакыт риясыз, рәхмәт өчен булышты, — дип уртаклашты Дмитрий Вещев.
Богдан Вальковец 13нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Октябрьский нефть көллиятенә укырга керә. Уку йортында ул активист була, күпләр белән дуслык кора, музыка белән шөгыльләнә, Башкортстан һәм Татарстан мәйданчыкларында чыгыш ясаучы «Группа 24», UNITY рэп‐төркемнәр составында тора.


Кыюлыгы мәңге яшәячәк


Никита Глушков 1991 елның 7 октябрендә Октябрьскийда туган. 2007 елда 20нче мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый. 2009-2010 елларда чакырылыш буенча РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә, машина йөртүче була.
Никита Рудольфович махсус операция зонасына хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча 2022 елның октябрендә китә. Якташыбыз сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак була.
БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән хәрбинең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты:
— Бүген без бирегә тагын бер батыр улыбызны соңгы юлга озатырга, бу югалту ачысын туганнары һәм якыннары белән уртаклашырга җыелдык. Надежда Алексеевна, Ирина Михайловна, Рудольф Алексеевич, сезнең хәсрәт безнең хәсрәт, без сезнең белән бергә кайгырабыз.
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский:
— Сугышчының батырлыгы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннарының, локаль хәрби низагларда һәлак булган сугышчыларның исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль комплекста Никита Глушков исеме дә уеп язылачак. Аның батырлыгы үсеп килүче буын өчен үрнәк булачак.
Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, Никита Глушков, шәһәр халкы май аенда соңгы юлга озаткан Рамил Абдуллин белән берлектә, Октябрьскийда беренчеләрдән булып хәрби комиссариатка килгән.
— Алар Кораллы Көчләр сафларына басарга теләк белдерде. Безнең тормышны саклап, әлеге ир-егетләребез җиңү хакына иң кыйммәтлесен — үз гомерләрен салды, — диде ачынып Валерий Мөсәгыйть улы.

Кече сержант Богдан Вальковец һәм сержант Никита Глушков һәлак булганнан соң Батырлык орденнары белән хөрмәтләнде. Күкрәк билгеләре сугышчыларның хатыннарына тапшырылды.
Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең хәрби хезмәткәрләре туганнары, дуслары, шәһәр халкы хәтерендә яу кырында гомерләрен биргән батыр йөрәкле Ватан сакчылары булып мәңгегә калачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: