Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль , 16:40

Күл ярлары сәламәтлек өләшә

Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар Комсомол күлен үз итеп өлгергән, бирегә алар сәламәтлек тупларга килә.

Күл ярлары  сәламәтлек өләшә
Күл ярлары сәламәтлек өләшә

Әлбәттә, поликлиникалардан һәм даруханәләрдән тулаем баш тартып булмый, әмма табигатьнең тылсымлы көче могҗизалар тудырырга, көч, дәрт, энергия бүләк итәргә, тәнне генә түгел, җанны да савыктырырга сәләтле.
Мөгаен, шуңадыр да Комсомол күле ярлары бушап тормый: биредә теләсә кайсы вакытта — эш көннәрендә дә, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә дә, теләсә кайсы сезонда физкультура белән шөгыльләнүчеләрне, йөгерүчеләрне очратырга мөмкин. Саф һавада йөрүчеләр дә аз түгел. Дөрес, читтән күзәтүчеләргә алар вакытны заяга уздыручы булып тоела. Ләкин аларның күбесенең төгәл планы бар — мәсәлән, 10 мең адым узу.
— Ул күл тирәли якынча биш‑алты түгәрәкне тәшкил итә, — дип сөйли Рәмзия Газизова. — Әгәр иртән бу нормага сыешмасак, аны кичтән үтибез. Без ял итә‑итә йөрибез: кайвакыт эскәмияләрдә утырып торабыз.
Рәмзия ханым лаеклы ялга чыкканчы күп профильле һөнәри лицейда җитештерү буенча укыту мастеры була. Хәзер ул ял итү өчен күл ярларына килүче зур булмаган төркемнең лидеры. Әлеге төркемгә Нижневартовск шәһәрендә балалар бакчасының элеккеге мөдире Тәнзилә Литвинова һәм элек Бишкекта пешекче булып эшләгән Лина Җангәрәева керә. Тәнзилә Насыйх кызы һәм Лина Латфулла кызы, пенсиягә чыккач, туган якларына кайтканнар һәм актив яшәү рәвеше белән мавыкканнар.
Хатын‑кызлар Комсомол күле белән янәшә яши, алар аның гүзәллегенә гашыйк.
— Кая гына күз салсаң да, күңелне әсир итәрлек матурлык, — дип сөйли алар. — Биредә барысы да үзара аһәңле: су да, куе яшеллек тә, оялчан кыр чәчәкләре дә, сукмаклар да, бәбкәләрен иярткән үрдәк тә һәм аларның искиткеч өе дә...
Минем әңгәмәдәшләрем дүрт стена артында утырмаска, хәтта сызлауларны һәм начар кәефне җиңеп булса да йөрергә киңәш итә. Тормышта фаҗига килеп чыкса, ә ул, кызганычка, беркемне дә читләтеп үтми, үзеңне кызганырга, еларга, үткәннәрне искә төшерергә һәм яраларны кузгатырга кирәкми. Йөрергә чыгарга, яңа тәэсирләр, дуслар кирәк.
— Пенсиягә чыккач, балаларга йөк булмас өчен, үзеңне формада тоту мөһим. Үзеңне социумга чыгарырга кирәк. Әгәр җаныгызны авыр уйлар биләп алса, урамга чыгыгыз. Монда кәеф шунда ук яхшы якка үзгәрә, физик активлык могҗизалар тудыра. Без яхшы һәм яшь күренәбез, чөнки
биибез, йөрибез һәм аралашабыз — бер‑беребез белән генә түгел, табигать белән дә, — дип өстәде Рәмзия Газизова.
Гомерне шактый озайта торган сыйфатларның берсе дип рәхмәт әйтүне атыйлар. Гәзитебез кунаклары да күлне һәм аның ярларын төзекләндергән, территориядә тәртип тоткан һәркемгә рәхмәтле.
— Безнең белән 10 мең адым атлаучылар белән исәнләшәбез. Кичләрен биредә хатын‑кызлар эскәмиягә утырып җырлыйлар. Әниләр һәм бәбиләр үрдәкләрне ашаталар. Олыгаеп баручы әти‑әниләре белән йөрүчеләр дә бар — өлкәннәргә мондый мөнәсәбәт өчен аларга хөрмәт һәм мактау, — дип сөйләде хатын‑кызлар.
Алар яшермиләр. Үзләрен кайвакыт авыртулар аша йөрергә мәҗбүр итәләр.
— Бернигә карамастан барыбер йөрибез! Хәрәкәттә — бәрәкәт! — диде алар.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: