Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль , 16:25

Безнең парашютчылар күкләрне иңли

Октябрьский парашютчылары Башкортстанның җыелма команда составында Йошкар‑Ола шәһәрендә узган Бөтенрусия ярышларында уңышлы чыгыш тотты.

Безнең парашютчылар күкләрне иңли
Безнең парашютчылар күкләрне иңли

Безнең шәһәр командасын Александр Барсуков, Айрат Ганиев һәм Алиса Хәләпова тәшкил итте. Башкириянең җыелма командасына Октябрьский ДОСААФы спортчылары Илнур Хәлиуллин һәм Илшат Кәрәмов керде. Биш тур нәтиҗәләре буенча БР командасы, беренче урынга чыккан Ленинград өлкәсе һәм икенче урынны яулаган Татарстан командаларыннан аз гына калышып, өченче урынга ия булды.
Ир‑егетләр арасында шәхси зачетта Илнур Хәлиуллин — алтынчы, Александр Барсуков — тугызынчы урында. Хатын‑кызлар арасында Алиса Хәләпова да лаеклы чыгыш ясады — ул алтынчы урында.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: