-2 °С
Болытлы
Кичә бию студиясе тренерлары үткәргән разминкадан башланды. Аңа кечкенә октябрьскийлылар да, өлкәнрәк шәһәр кешеләре дә кушылды. Аннары халык бачата бии башлады.
Биючеләр гади хәрәкәтләр күрсәттеләр һәм кешеләрне оялмыйча биергә чакырдылар. Тиз арада парк мәйданчыгы бию мәйданына әверелде.
— Мин — көмеш волонтер. Хәзер җәй, каникуллар, буш вакытта паркта ниләр барганын карарга килдем. Яшь чагында нигездә халык биюләре белән шөгыльләндем. Бачатаның стиле миңа бик ошады, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Венера Юроиц.
Шәһәрдәшебез Рәзилә Мәсәлим кызына да биюләр ошаган:
— Искиткеч уңай кәеф тупладык. Хәрәкәтләрне өйрәндек, танышларны очраттык. Мөмкин булганча, мондый урам чараларына килергә тырышачакмын.
Анастасия АВЕРИНА