Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 июль , 16:12

Теле барның — иле бар

«Агыйнәйләр» клубы әгъзасы Сәгыйдә Солтангалиева шулай дип саный.

Теле барның — иле бар
Теле барның — иле бар

— Ел саен җир йөзендә берничә тел югала, кайсыбер телләрдә сөйләшүче халыклар саны да кими бара. Мондый аянычлы язмышка тарымас өчен, без балаларга, яшь буынга телне өйрәтеп калдырырга тиеш. Иң мөһиме, ата-аналар гаиләдә үз телендә аралашса, балалар һичшиксез туган телләрен өйрәнеп үсәчәк. Әлеге белемнәрнең парта артында, сыйныфтан тыш чараларда ныгытылуы да бик кирәк.
Безнең Октябрьскийда башкорт хатын-кызларының «Агыйнәйләр» оешмасы башкорт телен, аның тарихын, гореф-гадәтләрен яшь буынга түкми-чәчми җиткерүдә актив катнаша. Без мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә бик күп чаралар оештырабыз. Күренекле кешеләр белән очрашуларда, шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда катнашабыз, — дип сөйли Сәгыйдә Сайфулла кызы.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башкорт телен саклауны һәм үстерүне эзлекле рәвештә хуплый, аны тагын да популярлаштыру һәм цифрлаштыру сәясетен алга сөрә.
— Без башкорт теленә, аның саклануына һәм үсешенә зур игътибар бирәбез. Һәм бу эштә безнең халкыбызның тоткан урыны бик зур. Без шундый актив һәм битараф булмаганнарга, туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга тапшыручыларга ярдәм итәбез, — дип белдерде төбәк башлыгы социаль челтәрләрдәге үз чатында.


Сүз уңаеннан, башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автоном коммерциячел булмаган оешмалар Башкортстан Республикасы Башлыгы Гранты ярдәмендә 2021-2024 елларда 16 проектны гамәлгә ашырган. Алар арасында — башкорт теле буенча онлайн олимпиада: ул Русиянең 76 төбәгеннән һәм 23 илдән 27 614 кешене колачлаган. 2021-2022 елларда республика буенча башкорт телле блогерлар белән «Республика» блог-туры проекты гамәлгә ашырылган. Барлыгы 300 блогер тарафыннан 12 сәфәр оештырылган, караулар саны 5 млн кешене тәшкил иткән. Быел Фонд һәм «Центр сэсэнов» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Уфаның Арт-квадрат мәйданында «Мин башҡортса һөйлешәм» масштаблы гаилә фестивале уздырган. Ике өлештән торган чарада 8 меңгә якын кеше катнашкан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: