Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 июль , 16:28

Дөнья матур бергә булганда

Нарыш бистәсендә күп балалы гаилә — Алексеевлар гаиләсе гомер итә. Алар үз йорт-җирләре белән яши. Бакча тоталар. Шәхси инкубаторлары бар — кош-корт үстерәләр.

Дөнья матур бергә булганда
Дөнья матур бергә булганда

— Ишле балалы гаилә — ул бай гаилә. Аның борчу-мәшәкатьләре дә, шатлык-сөенечләре дә җитәрлек һәм алар уртак. Иң мөһиме, без тормыш йөген бергә тартабыз, балалар хезмәт һәм гаилә кыйммәтләрен аңлап һәм татып тәрбияләнә, — дип сөйли дүрт бала анасы Гүзәл Алексеева.

Павел һәм Гүзәл Алексеевларның гаилә тормышына исә 25 елдан артык. Гүзәл — татар кызы. Павел — чуаш егете. Әмма ир моннан еракта калган 1997 елның кышында татар йоласына туры китереп, никах укытырга риза булган.

— Без ике динне дә хөрмәт итеп яшибез. Коръән ашлары да уздырабыз, Пасхада йомырка да манабыз. Барыбыз өчен дә Ходай Тәгалә бер, — дип сүзгә кушылды Павел Георгиевич.

Кавышканнан соң, озакка сузмыйча, яшь гаилә җир участогы сатып ала. Урманда делянка кисәләр. «Әти-әниләр, туганнар, дуслар нык ярдәм итте. Ул елларда Павел эшләгән предприятие техника бүлеп бирде», — дип аралашуыбызны дәвам итте Гүзәл Ризагетдин кызы.

Гаиләнең бәхетен түгәрәкләндереп, беренче кызлары дөньяга аваз сала. Кызганычка, Гүзәл ханым авыру сәбәпле яңа туган сабыйны беренче көннәрендә әтисенең әбисе тәрбияли. Шуңа күрә Павел кызчыгына дәү әнисе хөрмәтенә Евгения дип исем куша. Берничә елдан соң Маргарита туа. Бу юлы сабыйга исемне Гүзәл ханым үзе сайлый. Яраткан укытучысының исемен. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, мәктәпкә барган кечкенә Ритага кайчандыр әнисе Гүзәлне укыткан һәм әле дә булса шәһәрнең 12 санлы мәктәбендә географиядән дәресләр бирә торган Маргарита Павловна кулы астында да белем алырга насыйп була. «Безнең укытучыбыз тормыш җанлыклы кеше. Бик матур итеп гитарада уйный. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек», — диде рәхмәтле гаилә әгъзалары.

Тора-бара йортта балалар саны дүрткә җитә. Алинә бары тик бишле билгеләренә генә укый. Яраткан фәннәре физкультура, рәсем, технология, музыка. «Кызганычка, алар бик еш кына расписаниедән төшеп кала», — җитди итеп әйтеп куйды ул. Артур исә математиканы су кебек эчә. «Биремне әйтеп бетерергә дә өлгермисең, җавабын табып та куя», — диде әни кеше. Балаларның кечеләре инглиз телен үзләштерә.

Маргарита медицина көллиятен тәмамлаган. Диплом алган яшь шәфкать туташы үзенең хезмәт юлына нәкъ менә яңа коронавирус авыруының икенче дулкыны башланган чорда керешкән. Булачак ире белән дә ул клиникада танышкан. Айнур Зәкиев — медсанчастьнең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры. 

Алексеевларның олы кызлары инвалид булып туа. Ләкин ул тугыз сыйныф белем ала. Сурәтләр буярга яраткан Женя маляр һөнәрен үзләштерә. Ул ачык күңелле һәм аралашучан бала.

Күп балалы ана бар вакытын һәм мәхәббәтен гаиләсенә багышлый. Ир белән хатын һәр баланың һәрьяклы үсеш алган шәхес булып үсүен тели. Һәм моның өчен мөмкин булган барлык шартларны тудыра. 

Ирле-хатынлы Алексеевлар, бик күпләр тормыш ыгы-зыгысына, икътисадый тотрыксызлыкка, акчасызлыкка зарланып, гомерләрен заяга уздырган мәлдә, үрнәк булырлык тормыш белән яши. Чөнки бу гаилә әгъзаларының алтын кагыйдәләре бар: башны югары тотарга һәм бер-береңне яратырга; үз-үзеңә ышанырга һәм күп көләргә; һәрвакыт дөресен әйтергә һәм рәхмәтле булырга; кыен булса да гафу итәргә һәм беркайчан чигенмәскә!

2024 ел — Русиядә Гаилә елы. Балалы гаиләләр Башкортстанда халык санының артуын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Алар тотрыклы һәм сәламәт җәмгыятьнең нигезе. Әлеге гаиләләрдә җаваплы, тырыш һәм патриотик рухтагы балалар тәрбияләнә. Төбәктә демографик хәлне яхшырту, балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы шартлар булдыру өчен республика гаилә институтына комплекслы ярдәм күрсәтү буенча сәясәт алып бара.

— Без күп балалы гаилә буларак, бүгенге көндә 17 яше тулмаган ике балабызга дәүләттән бер тапкыр түләнә торган пособие алабыз. «Ана даны» медаленә дәгъва итеп, документлар тапшырдым. Хәзерге вакытта җавап көтәм, — диде шәһәрдәшебез.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: