Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 июль , 15:03

Төрекмәндә — «скандинавлар»

Төрекмән бистәсендә беренче скандинавия йөреше фестивале узды. Чакрым ярым араны таяклар белән 78 кеше үтте

Төрекмәндә — «скандинавлар»
Төрекмәндә — «скандинавлар»

Русиядә скандинавия йөрешенең 15 еллыгына багышланган фестивальне әлеге микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы оештырды.
Төрекмәндә бу спорт юнәлеше инде биш елдан артык популяр, шуңа күрә фестиваль үткәрү турында узган ел ахырында ук уйлана башлаганнар.
Шарлар һәм плакатлар белән бизәлгән футбол кыры булган мәйданчыкта кунакларны һәм катнашучыларны территориаль иҗтимагый үзидарә советы активистлары һәм вәкилләре каршы алды.
Теркәлгәндә һәр катнашучының кулына яшел тасма бәйләделәр. Янәшәдә генә төрекмәнлеләр чәй табыны кордылар.
Футбол кырында һәвәскәр спорт­чыларга скандинавия йөреше тарихы турында сөйләделәр һәм кечкенә викторина үткәрделәр.
Спорт ветераны Надежда Садыйкова ярыш алдыннан катнашучыларга сөякләрен язарга ярдәм итте. Әлеге күнегүләргә һәркем — өлкәннәр дә, балалар да кушылды.
Катнашучылар алдында 1,5 чак­рым араны кулларына таяклар тотып үтү бурычы торды. Ихтыяр көчен тулыландырып, иң кечкенәләр өлкәннәргә иярде. Төрекмән урамнары буйлап тигез саф белән «скандинавлар» атлады. Тизлек өчен беркем дә ярыш­мады, җирле халык аралаш­ты һәм сәламәтләнде.
— Без яхшы йөрдек. Көн саен хәрәкәтләнергә тырышам. Җәен бик еш чыгып булмый. Скандинавия йөреше өчен таяклар белән ничә ел йөргәнемне хәтерләмим инде, — дип сөйләде фестивальнең иң өлкән катнашучысы 84 яшьлек Вәсилә Әхмәдиева.
Беренче катнашучылар финишка 20 минуттан соң килеп җитте. Алар артыннан башкалар да күренде. Берничә минут аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм барысын да бүләкләүгә чакырдылар.
Территориаль иҗтимагый үзидарә советы катнашучыларның берсен дә онытмады — дипломнар һәм кечкенә бүләкләр: фоторамкалар, футболкалар, банданнар, әниләре һәм әбиләре белән дистанцияне үткән балаларга тәм‑томнар...
— Бәйрәм көн уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм. Барлык яшьтәге шәһәр халкын җыярга мөмкин булды. Миңа ошады. Тик, минемчә, халык өчен аерым куркынычсыз трасса кирәк, — диде Надежда Садыйкова.
Спорт йөреше белән шөгыль­ләнүче гаиләләр дә бүләкләнде. Дипломны Фәнүзә һәм Рафаэль Галиуллиннарга тапшырдылар, алар махсус җиһазлар белән 15 ел йөриләр.
— Күбрәк йөрегез! Озаграк яшәячәксез, — дип киңәш итте шәһәр халкына Рафаэль Галиуллин.
Йөрү бәйрәменнән барысы да канәгать калды. Халык оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм фестивальне алга таба тагын да үстерү турында фикергә киленде.
— Төрекмәндә генә түгел, бөтен шәһәрдә бу спорт төренең үсүен теләр идем. Болар барысы да масш­таблырак булса, ул тагын да яхшырак һәм яктырак булачак, — диде Наталия Сәлимова.
Бүләкләү тантанасыннан соң төрекмәнлеләр барлык катнашучыларны тәм‑томлы чәй белән сыйладылар. Бәйрәмдә спортчылар онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм яңа дуслар таптылар.
— Территориаль иҗтимагый үзидарә советының барлык әгъзаларына рәхмәт, чараны оештыруда барысы да актив катнашты. Активистлар ярдәм итте. Бүләкләрне микрорайон халкының шәхси акчаларына сатып алдык. Скандинавия йөреше фестивален ел саен үткәрүне традициягә әйләндерергә телибез, гаризаларны алдан кабул итәчәкбез, трассаны эшләячәкбез, — дип билгеләп үтте Төрекмән территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Наилә Зиннәтова.

 

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: