Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль , 15:40

Яшәү — могҗиза

Әле 12-14 яшемдә үк, әни белән авылыбыздан кура җиләге үскән ерак аланга баргач, җирдә яшәүнең шундый тирән һәм мәгънәле икәнен мин тулысынча аңлаган идем

Яшәү — могҗиза
Яшәү — могҗиза

Каргаларның иртән ачыргаланып кычкыруына сискәнеп уянып киттем. «Уян, җәйге таңның гүзәллеген, сафлыгын күрми калма», — диюләре булды, ахры.


Дәваханәнең ярымачык тәрәзә­сеннән урам якка бактым. Каршыдагы рәт-рәт булып үскән купшы каеннар, гүя, кызыксынып мине күзәтә иде. Аларның кәүсәләренә дистәләгән карга оя корган. Аларның да үз яшәү рәвеше бит. Бала чыгарасылары, аларны ашатып, чын тормышка әзерлиселәре бар. Аларның очканын күзәтүе, үпкәләрең тулганчы тын алуы, күзләрең чагу ак, яшел төсләрне аермачык булмаса да төсмерләве, гомумән, бу якты дөньяда яшәве нинди рәхәт! Әле бит берничә көн элек кенә минем бу матурлыкка борылып карарга да хәлем юк иде.


Шушы ямьле җәйнең 40 градустан да югарырак эсселеге, бәрәңге бакчасында көн озын авыр эш болай да какшаган сәламәтлеккә зыян салып эләктем мин монда. Баш әйләнә, күз аллары караңгылана, аяк буыннары калтырый. Ә яшисе килү шундый көчле, кайвакыт, соңгы саламга ябышкан кебек, үз-үзеңне тизрәк коткарырга тотынасың. Һәм үлемне җиңәсең дә әле! Гомерең бетмәсә...
Бүген әнә 75 яшьлек бер ир-атны ярты төн коткарырга азапландылар табиблар, булдыра алмадылар. Соңгы эссе көннәрдә генә шушы тирәдәге авылларда әллә ничә кешенең гомере өзелүе турында сөйлиләр. Бүгенге көндә сугышта безнең солдатларның кырылуы өстенә, тыныч тормышта, бакчада я урамда да үлә адәм баласы. Яшәү белән үлем — кул сузымы җирдә генә. Үлемгә сәбәпкә әллә нинди авыр шартлар: ачлык, су басу кебек афәтләр кирәкми. Гап-гади, җеп өзәрлек кенә тайпылыш та җитә.


Тормышта үзеңне никадәр сакларга тырышсаң да, уч-уч дару төймәләре йотсаң да, соңгы сулышка илтүче сәбәп табыла. Ул әллә нинди текә түрәләрне дә, гап-гади адәми затларны да аямый. Аңа кем булса да барыбер.
Боларны уйлавы гына да куркыныч. Аннан соң бу күркәм җәйдә ничек барын да калдырып, дөньялыктан китмәк кирәк? Әле бит быел юньләп урман сукмагы буйлап та атламаган. Авызда эреп торган, хуш исле җир җиләген алсу чиләгеңә тутырып алып кайт­маган. Җәйге җылы җил уңаена башларын түбән игән нәфис ак чәчәкләрне, тауда дулкынланып торган кылганнарны сак кына сыпырып йөрергә өлгәшмәгән. Серле агачларның тыныч кына торганын яисә яшенле куркыныч яңгыр якынлашыр алдыннан котырып шаулавын һәм мең төрле кошлар оркестрын тыңлап туелмаган.
Ә балалар, оныклар кунакка кайтып, күл буенда бергәләп, күңелле итеп ял итүнең рәхәтлеген кайда һәм кемгә калдырасың? Ачык итеп күз алдына китерәм: яр буенда, агач күләгәсендә утырам. Суда вак-вак дулкыннар очынып тәгәрәшә, кояш нурлары күзне камаштырып ялтырый. Әллә эреле-ваклы балык­лар да күренә инде? Күренмичә-йөзмичә, алар да бит җан иясе. Аларның да бит яшисе килә, ләкин һәрбер җанварның бу дөньяда үз урыны, үз юнәлеше бар. Аеруча кешеләрнең...


Беркемнең дә Ходай биргән азмы-күпме гомерен заяга үткәрәсе я дә булмаса көрәшмичә генә егылып үләсе килми. Ә үз иреге белән гомер җебен капыл гына тартып өзүчеләрне мин, гомумән, аңламыйм. Тормыш киртәләрен ерып үтәсе килмәүче адәм актыклары алар. Эчкечелектән үлүчеләрне дә мин «үз-үзенә кабер казып, кереп яттылар», дим. Әллә андыйлар яшәү мәгънәсен дөрес аңламыйлармы икән? Бәлки, аларга ул бер тиенгә дә тормый торгандыр. Алай дисәң...


Әле 12-14 яшемдә үк, әни белән авылыбыздан кура җиләге үскән ерак аланга баргач, җирдә яшәүнең шундый тирән һәм мәгънәле икәнен мин тулысынча аңлаган идем. Гаҗәпләнеп кенә түгел, таң калып туктап калдым шунда һәм бик озак ул халәттән чыгалмыйча тордым. Ул аланда сылу каеннар, мәгърур имәннәр тип-тигез, бер төсле итеп үскәннәр иде. Бергәләп кайдадыр алышкамы, ярышкамы чыгарга әзерләнгән кебек, алга талпынып торган шикелле алар. Җир йөзен тоташ абага үсентеләре каплап алган. Ә кояш нурлары саран гына бу әкияти тынлыкка үтеп кергән. Мондый гүзәллекне үз гомеремдә мин әллә ничә кат күрдем: Шүлгән-таш янындагы кырыс тауларда да, бормалы-бормалы булып аккан сылу Агыйдел буйларында да, Белорет районының таш дивардай торган кара урманнары белән серпантин юлларында да... Ләкин шул балачагымда мине тетрәндергән табигать үзе төшергән рәсем минем бүген дә күз алдымда.


Гомеремнең яртысы инде күптән узылды, дип уйлыйм. Үткәнемдә калган язмыш упкыннарын еш кына хәтеремдә барлыйм. Иң тәүгесе бала чагымда бер шук малайның мине ахирәтем белән салга утыртып алып кереп китүе һәм иң тирән җирдә юри салны әйләндереп җибәрүе булды. Бата язып, якты дөнья белән мәңгегә хушлаштым шунда. Озак еллар суга якын бара алмадым, төшләремдә дә әллә ничә кат суга батып куркып уяндым. Әле булса, тирәнгә кермим, йөзә дә белмим.


Икенче упкын, гаилә корып, балаларым тугач булды. Мин утырган автобус, калкулыкка менеп җиткәч, кинәт кенә аска таба төшә башлады. Куркудан агарган шофер абзый калтыранган тавыш белән: «Кем сикерә ала, сикерегез!» – диде. Ләкин берәү дә селкенеп тә карамады. Бар да авыз эченнән белер-белмәс догаларын пышылдады. Ә мин өйдә калган сабыйларым бәхетенә исән калуымны теләдем. Берни булмады, төшеп җиткәч автобус кинәт туктап калды. Ә халык, сөенеп, бер-берсенә карап елмаешты.


Гомер дәверендә андый куркыныч упкыннар еш-еш кабатланып торды. Студент чагымда, Әстерханга баргач, температурам 41 белән 42 тирәсендә уйнап, тоташ гәүдәм белән озын коридордан очкан төсле булдым. Җаным исән иде, ахры, озакламый үземнең дә тере икәнемне сиздем, шөкер, авыр чирне җиңеп чыктым.


Ә бер тапкыр поезд юлының тиеш булмаган җиреннән чыкканда, каршыма капыл гына улап электровоз килеп чыкты. Уйга баткан җиремнән кинәт айнып китеп, артка чигендем. Шулай итеп, үлем куркынычы әллә ничә кат янап алды. Гомерем бетмәгәч, алар хәлиткеч көчкә ия булмаган. Моның өчен Ходайга да, язмышыма да мең шөкер!


Май аенда Азнакай шифаха­нәсендә ял иткән идем әле. Чатыртау түбәсенә күтәрелү — күптәнге хыялым иде. Ул, ниһаять, тормышка ашты. Берничә кеше көчле җил астында тау түбәсендә басып торабыз. Тирә-як калкулыклар, сулыклар, авыллар уч төбендәге кебек. Аннан барлыгы 27 авыл күренә икән! Шул исәптән, Башкортстан җирләре дә. Тау башында һәрберебез көчебез һәм энергиябез артканны сиздек. Безгә бу турыда алдан әйткәннәр иде. Чын икән! Ничек җиңел итеп тауга күтәрелсәм, шулай ук сизелми дә аска төшелде. Шунда безне оештырып алып барган ханым сөйләде:
— Бервакыт шулай тауга 50 яшьләрдәге бер ир менә алмады, минем белән эскәмиядә утырып калды. Ул миңа яман шеше барлыгын, табиблар озакламый үләчәген белдергәне турында бәян итте. Ләкин аның озакламый беренче оныгы дөньяга киләчәк икән. Ә ирнең аны бик тә күрәсе, кулларына аласы килә иде. Берничә елдан инде күптән үлгән булырга тиеш ул кеше шифаханәгә килеп кергәч, мин аны шунда ук танып алдым. Чир чигенгән! Ул исән калган. Оныгының үсеп килгәненә сөенеп яши, җитәкләп урамнарда йөри. Үзе университетта студентларга белем бирүен дәвам итә. Табиблар дөньяда шундый хәлләр булуына аптырый.
Бу вакыйга барлык тыңлау­чыларга да нык тәэсир итте. Нәрсә бу? Яшисе килү ярдәм иткәнме, әллә ул Чатыртау энергиясен алып кайтып киткәнме? Бу турыда мин үзем шифаханәгә кайтып җиткәнче дә, соңыннан да озак итеп уйланып йөрдем.


Кайтканда күзләр сихри урманнарны байкады. Май аенда гына яфраклар һәм үләннәр ачык яшел төстә була. Июнь-июльдә ул төс кара-кучкыллана, ә август белән сентябрьдә инде яшел төс сары төс белән аралаша башлый. Кеше тормышының аклы-каралы буйлары да яшәү белән үлем арасындагы ике ара сыман.


Бик-бик авыр чакларда гына аңлый адәм баласы тормыштагы төп урынын, кемнәр һәм нәрсәләр өчен яшәгәнен.
Аның әле шунысы да кызык: яшәү кыйммәтләренең асылы үзгәрмәсә дә, табигатьтәге иң яраткан почмагың һәр ел саен үзенчә кадерле, изге тоела. Бәлки, ул синең өчен якын җирләргә кем белән һәм кайчан баруыңнан да торадыр. Ни дисәң дә, ул җир алдагы көннәреңдә яшәргә көч өсти, илһамландыра, уйландыра...

 

Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: