Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль , 14:57

Тасмадай сузыла яңа юллар

Октябрьскийда 2 346 метр юл һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелә

Тасмадай сузыла  яңа юллар
Тасмадай сузыла яңа юллар

33нче микрорайон күзгә күренеп үсә — биредә берничә тугыз катлы йорт тергезелә. Һәм шул ук вакытта мөһим инфраструктура звеносын — транспорт-җәяүлеләр магист­рален дә булдыралар.
Парк урамы инде үзгәреп тә өлгергән. Күз алдында киң юл: бер якка 3,5 метрлы ике полоса, каршы якка 3,7 метрлы бер полоса. Алар һәм иркен булган — 2,2 метр — җәяүлеләр өчен тротуарлар арасында, юлның ике ягында, газон. Бер ягында велосипед юлы да бар. Хәер, велосипедчылар җәяүлеләргә уңайсызлыклар тудырмаячак, аларны да газон аерып тора.
«Стройгарант 777» җәмгыяте — юл төзелешендә подряд оешмасы.
Объектта без субподрядчы — «Конкрит» җәмгыяте вәкилләрен очраттык.
Би­ре­дә мастер җитәкчелегендә берничә берәмлек техника эшли. Юл эшләрендә тәҗрибәсе зур булган белгеч Рафаэль Минһаҗев 1977 елдан башлап федераль һәм локаль трассалар төзегән кеше. Ул хезмәттәшләре белән берничә көн элек бу эшкә керешкәнен хәбәр итте:
— Без җир япмасы, вак таш катнашмасы салабыз, тротуар һәм техника йөри торган юл кырыена бордюрлар урнаштырабыз.
Бу урамның озынлыгы 1 020 метр. Берничә көн эчендә юлчылар инде шактый эшләп өлгергән. Гаҗәп түгел: аларның эш көне яктылыкка тиң диярлек — объекттан 21.00 сәгатьтә генә китәләр.
Рафаэль Хәмзин улы сүзләренчә, берничә көннән алар Парк урамына параллель булган Шашин урамына күчәчәкләр, ул кыскарак — 842 метр. Төзүчеләргә барлыгы 2 346 метр юл салырга туры киләчәк. Калган ике урамның әлегә гади санлы исемнәре — Өченче һәм Дүртенче — минималь озынлык­лары: 265 һәм 219 метр.
Бөтен күләмне тәмамлап һәм ал тасманы тантаналы рәвештә кисеп, яңа магистраль буенча хәрәкәтне ачу план буенча
1 ноябрьдә каралган. Тәҗрибәле юлчының барысы да шулай булачагына иманы камил.
Әлегә исә экскаватор газоннарда эшләвен дәвам итә — кара туфрак китерелгән. Грейдер — юлда.

 

Елена КОЧЕНКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: