Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль , 15:21

Бергә булганда — бездә көч

Бу көннәрдә чираттагы, инде 18нче конвой махсус хәрби операция зонасына барып җитте.

Бергә булганда — бездә көч
Бергә булганда — бездә көч

Ир-егетләребез туганнарыннан посылкалар кабул итте.
Бу хакта Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
— Дүрт сугышчыбызга Шәйморатов ордены тапшырдык, командование белән аралаштык.
Безнең өчен иң мөһиме — очрашу һәм аралашу, бүген тынычлык хакына көрәшүче кыю һәм батыр кешеләрнең кулын кысып, рәхмәт әйтү. Без алар белән горурланабыз, борчылабыз һәм аларның барысының да исән-сау кайтуын теләп, дога кылабыз.
Рәхмәт, егетләр, үзегезне саклагыз, без сезне туган нигезегездә көтәбез һәм киләсе конвой аша җиңү өчен кирәкле булганның барысын да илтеп җиткерү өстендә эшләячәкбез!
Конвойны җыярга һәм алып барырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, сезнең белән бергә без көч! — дип­ белдерде шәһәр җитәкчесе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: