Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль , 15:22

Бер елдан соң чәчәк тотып, әни янына

Октябрьскийда язгы чакырылышның вакытлы хәрби хезмәткә җибәрү кампаниясе тәмамланды.

Бер елдан соң чәчәк тотып, әни янына
Бер елдан соң чәчәк тотып, әни янына

Республика җыен пунктына Русия Кораллы Көчләренең хәрби бүлекчәләре буенча алга таба бүлү һәм вакытлы хезмәтне үтү өчен 14 булачак Ватанны саклаучы китте.
Шәһәр хакимияте эшләре белән идарә итүче Нияз Хисамов егетләргә хезмәттә уңышлар һәм Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен теләде.
Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин булачак солдатларга җыю пунктында булу һәм дислокация урыннарына бару, куркынычсызлык чаралары вакытында тәртип һәм кирәкле гамәлләр турында эшлекле киңәшләрен бирде.
— Мин ышанам, сезнең һәркайсыгыз бер елдан соң тантаналы шартларда әниләрегез янына чәчәк бәйләмнәре тотып кайтачаксыз, — дип белдерде Валерий Мөсәгыйть улы.
— Ата-аналарга улларын намуслы, гадел, кыю Ватан сакчылары итеп тәрбияләп үстергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларыбызның да уңышлы хезмәт итүләрен телим. Шәһәр сезнең белән горурлана, егетләр! — дип хакимият башлыгы Алексей Пальчинский үзенең социаль челтәрләрдәге битләре аша әти-әниләргә мөрәҗәгать итте.
Язгы чакырылыш кампаниясе барышында 155 шәһәр кешесе вакытлы хәрби хезмәткә китте. Алар барысы да Русия территориясендәге хәрби частьләрдә хезмәт итәләр, махсус операция үткәрү зонасына җибәрелмиләр. РФ Оборона министрлыгы белән контракт ирекле нигездә генә төзелә.
Күп кенә чакырылучылар армиягә алдан әзерләнгән: ДОСААФ автомәктәбендә шоферлыкка укыганнар, спорт белән шөгыльләнгәннәр, хәрби‑патриотик клубларга йөргәннәр. Ата-бабалары үрнәгендә алар хезмәтне киләчәк язмышның аерылгысыз бер өлеше, олы тормышка юллама, характер формалаштыру һәм көчле рух мәктәбе дип саныйлар.
Озата килгән туганнары уллары өчен горурлык­ларын яшермәделәр, күпсанлы дуслары кычкырып дәрт бирделәр, ә кайберләре хәтта булачак хәрбиләрне кулларында күтәреп чөйделәр.
Саубуллашу өчен берничә минут, һәм егетләр үз тормышларында яңа бит ачарга киттеләр.

Фикерләр


Вадим Нуриәхмәтов:
— Барысы да искиткеч, кәеф яхшы. Минемчә, һәр ир-егет өчен Ватанны саклау — изге бурыч. Алда торган бер ел эчендә безне моңа әзерләячәкләр. Шуңа күрә безгә ышаныч баг­лаган һәркемнең өметен аклаячакбыз.
Гүзәл Нуриәхмәтова:
— Һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. Улымны озатуыма бик шатмын, аның белән горурланам, ул үз бурычын лаеклы үтәр, дип өметләнәм. Без аны көтәбез, яратабыз, хуплыйбыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: