Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 июль , 15:27

Алгы сызыкта батыр үлем

Октябрьский Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган тагын бер улы белән хушлашты

Алгы сызыкта батыр үлем
Алгы сызыкта батыр үлем

30 июньдә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә безнең якташыбыз, Русия Армиясе хәрби хезмәткәре кече лейтенант Артем Демидов һәлак булды. Аңа нибары 34 яшь була.
Артем Александрович Октябрьскийда туып‑үсә, 3нче гимназиядә белем ала. Мәктәп елларында спорт белән мавыга, спорт ориентирлашу буенча спорт мастерына кандидат була. 9нчы сыйныфтан соң Уфаның 44нче һөнәри училищесына укырга керә, машинист булырга тели. 2009 елда армиягә алына. Вакытлы хезмәттән соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам итә. Туган ягына кайткач, Уфада Көнчыгыш икътисадый‑юридик гуманитар академиясенә укырга керә.
2022 елның сентябрендә Артем Демидовны Уфа шәһәренең Киров һәм Ленин районнары буенча хәрби комиссариаты, хәрби бурычларын үтәү өчен, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырта. Ул штурм взводы командиры була. Алгы сы-зыкта хезмәттәшләре белән катлаулы хәрби бурычларны үтәгәндә 2024 елның 30 июнендә батырларча һәлак була. Сугыш бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен Батырлык орденына үлгәннән соң тәкъдим ителә.
Артем яраткан әти‑­әнисенең бердәнбер улы була. Аның хатыны һәм ике баласы калды. Игелекле, ярдәмчел, намуслы — аны туганнары, якыннары, дуслары шулай хәтерли. Соңгы елларда якташыбыз гаиләсе белән Уфада яшәде, шуңа күрә Ватанны саклаучы белән хушлашу матәме республика башкаласында узды.
Батырга мәңгелек дан!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: