Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль , 18:30

Ялган курьерның эзенә төшкәннәр

Октябрьскийда «Сезнең туганыгыз юл‑транспорт һәлакәтенә эләккән» схемасы буенча курьер тоткарланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионерга ялган адвокат шалтыраткан һәм хатынның кызы юл‑транспорт һәлакәте вакытында кешене бәрдерүе турында хәбәр иткән. Шуннан соң мошенник стандарт схема буенча корбанга күпмедер сумма акча әзерләргә кирәклеген белдергән, югыйсә «кызына каршы җинаять эше кузгатылачак».
Бу хәбәр пенсионерны шок хәленә кертә һәм ул билгесез кешенең күрсәтмәләрен үти. Берникадәр вакыттан соң җинаятьтә катнашучы курьер килеп җитә һәм өлкән яшьтәге хатын‑кыздан
100 мең сумнан артык акча ала. Соңрак ачыкланганча, пенсионерның кызы белән барысы да яхшы, ул бернинди юл‑транспорт һәлакәтенә дә эләкмәгән.
Полиция хезмәт­кәрлә­ренең һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә икенче көнне җинаятьтә катнашучы курьер Уфа шәһәре аэропортында тоткарланган. Ул якын чит илләрнең берсендә яшәүче 24 яшьлек гражданка булып чыккан. Ул үз гаебен таныган, кылган эшенә үкенгән.


Шикләнелүче сүзләренчә, пенсионерның акчасын ул «заказчы» реквизитлары буенча күчерергә тиеш булган, ләкин фикерен үзгәрткән һәм аны үзенә калдырырга карар иткән. Полиция хезмәткәрләренә 100 мең сум акчаны пенсионерга кайтарып бирергә мөмкин булган. Калган сумманы тоткарланган хатын‑кыз үз теләге буенча сарыф итеп өлгергән.
Шәһәр эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге РФ Җинаятьләр кодексы 159 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: